Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Арчада укытучыларның август конференциясе узды. 26.08.2015

26 нчы августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.
Конференциядә чыгыш ясаучылар арасында мәктәбебез директоры Рәмизә Рәисовна да бар иде. Ул “Хәзерге авыл мәктәбендә белем сыйфаты белән идарә итүнең стратегик ориентирлары” дигән темага чыгыш ясады.
-
Орлыкчылык бүлегендә 24.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Мәктәбебездә орлык әзерләүгә зур игътибар бирелә. Без әзерләгән кишер, чөгендер орлыкларын авыл халкы бик теләп ала.
-
Мәктәпкүләм өмә. 22.08.2015

Мәктәбебез хезмәткәрләре чираттагы өмәгә чыктылар. Күмәк көч белән мәктәп территориясендәге үләннәр чабылды, спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелде, декоратив агачларны кисү эшләре башкарылды.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 21.08.2015

Наша школа заняла 1 место за отличную организацию воспитательной работы в 2014-2015 учебном году среди школ Арского района . Желаем дальнейшего роста и процветания, всех благ!
-
Тәмле булсын! 20.08.2015

Мәктәп бакчасыннан җыелган җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, яшелчәләрдән төрле салатлар ясала. Бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәм.
1 кг. - кәбестә
1 кг. - помидор
1 кг. - кыяр
1 кг. – баллы борыч
1 кг. -кишер
Кишерне угычтан уарга,калган яшелчәләрне турарга һәм болгатырга.
Әзер яшелчәләргә
200гр. сыек май
9% 200 гр. уксус
8 чәй кашыгы тоз
16 чәй кашыгы шикәр комы салырга, кайнап чыкканнан соң 2 минут кайнатырга , стирилҗ банкаларга кайнар килеш тутырырга һәм ябарга. -
«Туган ил кайдан башлана?» 19.08.2015

ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе белән берлектә «Туган ил кайдан башлана?» конкурсы үткәрде. Конкурста Ашытбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Булат Рәдис улы Хисамиев (укытучысы Рәсилә Хисамиева) җиңеп чыкты.
Булат махсус бүләккә лаек дип табылды һәм район газетасының мактау грамотасы, ТР хәрби комиссариат җитәкчесе Сергей Погодинның бүләге — канцелярия товарлары кибетеннән мәктәп кирәк–яраклары алу өчен сертификат, ә җитәкчесе Хисамиева Рәсилә Рәүф кызына Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһановның Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Бакчада уңыш мул. 12.08.2015

-
“Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ 11.08.2015

Бүген мәктәптә “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ акциясе кысаларында зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә Белмәмеш һәм аның дуслары катнашты. Мәгариф идарәсеннән Калимуллина Зөлфия Риф кызы быел 1 класска укырга баручы 15 балага мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк итте. Бәйрәмдә Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә, Симетбаш, Кысна, Акчишмә мәктәбеннән дә балалар катнашты. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Безнең нәни дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән укучыларыбызга ак юллар теләп калабыз.
-
Хезмәт төбе - хәзинә. 10.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный. Быел да яшелчәләр бик уңган. Кыяр уңышы да мулдан.
-
Карлыган җыябыз. 07.08.2015

Мәктәбебездә быел карлыган уңышы мул булды. Укучыларыбыз бүгенге көндә дә карлыган җыю белән мәшгүль.













