Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Көзге бал 26.10.2015

Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Ашлык тулы амбарлар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш , алтынга манылган урманнар бары көздә генә бит .
Бүген мәктәптә 5-7 класс укучыларының “ Көзге муллык кыла тантана” дигән исем астында уңыш бәйрәме уздырылды. “ Көзге төсләр” ( 5 класс) , “ Яшелчәләр” ( 6 класс) ,
“ Алтын башаклар” ( 7 класс) командалары үзләренең визиткаларын һәм көзге букетларын тәкъдим иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше җырлар ,биюләр, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең ахырында 5 класслар “ Иң зирәк” ,
6 класслар “ Иң шаян” , 7 класслар “ Иң уңган” команда исеменә лаек булдылар.
-
“Сөмбелә” бәйрәме 26.10.2015

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Күңелле көз бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Бүген башлангыч класс укучылары катнашында “Сөмбелә” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар серле йомгакка ияреп сәяхәт иттеләр. “Бакча”, “Кыр”, “Урман” тукталышларында төрле биремнәр үтәделәр. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биюләр биеделәр. Бәйрәм күңелле уеннар белән тәмамланды.
-
Фестиваль ГТО. 26.10.2015

22 нче октябрь көнне район күләмендә ГТО нормаларын тапшыру буенча фестиваль булды. Анда безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. 7 нче класс укучысы Шәрипов Илфат үз группасында 2 нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
КВН – 2015 23.10.2015

23 нче октябрь көнне “КВН-2015” мәктәп лигасы үткәрелде. Биредә 8-11 нче класс укучыларыннан торган 4 команда ярышты.Командалар шаянлыкта , тапкырлыкта көч сынашты.Һәр команда үзенчәлекле, кабатланмас, тапкыр иде. Барлык сыйныфлар да тырышып әзерләнгәннәр һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Жюри аларның чыгышларын бәяләде. Ахырдан бүләкләүләр булды.Ә менә район лигасына барасы укучылар сезнең өчен әлегә сер булып калсын. Район лигасында очрашуга кадәр!
-
Единый урок культуры. 22.10.2015

21 октября в Акчишминской начальной школе был проведён единый урок культуры. На этом уроке участвовали все учащиеся 1-4 классов, учителя и сельский библиотекарь Мухаметдинова Халида. Была проведена беседа о культуре Республики Татарстан, дети познакомились с достопримечательностями республики Татарстан. В конце мероприятия было торжественное вручение дневника и все ученики были приглашены к участию в этом конкурсе.
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары 22.10.2015

22 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Сикертән гомуми белем мәктәбендә районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. 2 нче турга узган укучылар бүген бирегә кабат көч сынашырга килделәр. 4 төрле секциядә эш кайнады. Фәнни-тикшеренү эшләре жюри тарафыннан бәяләнде. Мәктәбебездән Гатауллина Фаягөл 2 нче, Мөхәммәтдинова Чулпан 3 нче урынны яулады. Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
РОДИТЕЛЯМ! 21.10.2015

Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) 22 октября 2015 года проводит встречу с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференцсвязи с участием руководителя Рособрнадзора С.С.Кравцова.
Онлайн-трансляция мероприятия будет осуществляться по ссылке: http://www.obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic/
-
“Туган ягым –Татарстан” 21.10.2015

Бүген ,21 октябрьдә, башлангыч класс укучыларына Мәдәният дәресе үткәрелде.Мәктәптә балаларга “Туган ягым –Татарстан” дигән темага әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә уен формасында уздырылды,укучылар Казан шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр. Ахырдан укуыларга “ Укучыларның мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Конкурс шартлары,көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды.
-
Яшь карлыгачлар. 21.10.2015

“Кояшкай” исемендәге Карлыгач балалар оешмасында торучы укучыларыбызга яңадан 11 укучы өстәлде. 2 класс укучылары мәктәбебезнең яшь карлыгачлары булдылар. Алар “Карлыгачның туган як буйлап сәяхәте “ картасы белән таныштылар . Кемнәр алар карлыгачлар? дигән сорауга төрле иҗади биремнәр аша җавап эзләделәр һәм карлыгачларның кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр. Без укучыларның намуслы, тырыш, үз Ватанын сөюче гражданиннар булып үсүләрен телибез.
-
Орлыкчылык бүлегендә 20.10.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Мәктәбебездә орлык әзерләүгә зур игътибар бирелә. Без әзерләгән кишер, чөгендер орлыкларын авыл халкы бик теләп ала.













