Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Террорга каршы көрәш 03.09.2015

3 сентябрь террорга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан классларда төрле чаралар узды.Укучылар террорчылыкка каршы үз фикерләрен әйттеләр, дөнья халкына ул алып килгән афәтне, фаҗигане экраннар аша күрделәр, йөрәкләреннән кичерделәр. Беслан фаҗигасен 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Эвакуация 02.09.2015

2 нче сентябрьдә мәктәптә эвакуация уздырылды.Барлык укучылар да тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәделәр.Янгын вакытында,төрле гадәттән тыш вакытларда нәрсәләр эшләнергә тиешлеге кабат искә төшерелде.
-
1 сентябрь -Белем бәйрәме 02.09.2015

Бүген җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Көн дә бик матур, җылы.Кояш та елмаеп нурларын сибә.Җыр-моңга күмелгән, гаҗәеп гөлбакча эчендә утырган мәктәп ишекләре инде күптән ачык. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел Ашытбаш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 11 укучы керә.
Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде.Укучыларны мәктәп директоры Р.Р.Кавиева, килгән кунаклар, ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәптә матур традиция бар : мәктәпкә иң беренче килгән укучы, бер көн дә дәрес калдырмаган укучылар да бүләкләнә.
Узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән укучылар һәм укытучыларны да бүләкләр көтә иде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:
- Сәлимҗанова Гөлинә –республика олимпиадалары призеры ;
-Мөхәммәтдинова Чулпан – К.Насыйри премиясе лауреаты, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүче;
-Хисамиев Булат – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүче;
-Гатауллина Фаягөл – “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче.
Спорт өлкәсендә актив, күп ярышларда җиңүче укучыларның да урыннары түрдән булды.Менә алар:
- Файзрахманов Райнур
- Шарипов Илфат
- Сафин Рәдис
- Сафин Илгиз
- Фәйзрахманова Гөлзилә
- Әхмәтгалиев Ленар.
Мәктәптә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча, укытучылар арасында да җиңүчеләр сәхнә түренә чакырылды:
-Фәхретдинова З.С., Әүхадиева М.Р. – халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен;
-Әхмәтгалиева Ә.К., Ибатуллина Н.Г.- регионара, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Хисамиева Р.Р. – республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләгән өчен;
-Рахматуллина Р.Р. – Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм бәйгесенең “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясендә җиңү яулаган өчен.
-
Белем көне белән котлыйбыз! 01.09.2015

Кадерле укытучылар ,укучылар һәм ата–аналар!
Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйбыз!
Бу бөтенләй үзенчәлекле бәйрәм, матур көз һәм яңа уку елы башлану чоры. Иртәдән мәктәп формасындагы һәм иксез–чиксез чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпләргә юнәлә, парталар артына утыра, укытучылар яңа дәресләргә әзерләнә. Шушы көннән белем дөньясына гаҗәеп юл башлана.
Мәктәптә укыган еллар, һичшиксез, гаять мавыктыргыч, бай эчтәлекле һәм кеше гомеренең онытылмаслык, әмма шул ук вакытта бик җаваплы да чоры. Белем уңышлы һөнәри эшчәнлек өчен иң мөһиме булып тора, ә мәктәп белем биреп кенә калмый, ул — беренче тормыш тәҗрибәсе дә, характерны формалаштыра һәм ныклы дуслык бүләк итә.
Әлеге матур бәйрәмдә барлык укучыларга, ата–аналарга, укытучыларга нык сәламәтлек, иминлек, укуда һәм яңа казанышларда уңышлар телибез. Сезнең кыюлыгыгыз һәм зирәклегегез, иҗади якын килү, яңа идеяләр тәкъдим итү сәләтегез һәркайсыгызга матур киләчәк тәэмин итсен! -
Акчишмә башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде 01.09.2015

Бүген Акчишмә башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Тантанада Акчишмә күмәк хуҗалыгы бухгалтерлары Гыйльметдинова Люция белән Хафизуллина Резеда, авылыбыз китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә апа, әти-әниләр, авыл халкы катнашты. Хафизуллина Резеда белән Мөхәммәтдинова Халидә балаларны бәйрәм белән котладылар, укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр, Акчишмә күмәк хуҗалыгы исеменнән бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук китапханәчебез Халидә апа җәйге чорда актив китап укучыларны истәлекле бүләкләре белән куандырды. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.
-
Укытучылар Сабантуе 31.08.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында укытучылар Сабантуе узды.Яңа уку елы башланыр алдыннан укытучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.Сабантуй булгач,ул уеннар,төрле ярышлардан башка булмый, әлбәттә.Бу ярышларда безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар.
-
Мәктәбебез - “Республиканың иң яхшы 100 авыл мәктәбе” бәйгесендә җиңүче! 31.08.2015

Мәктәбебез “Республиканың иң яхшы 100 авыл мәктәбе” бәйгесендә җиңү яулады. Әлеге бәйгедә бу инде 2 нче тапкыр җиңүебез! Афәрин!
-
Котлыйбыз! 30.08.2015

Мәктәбебез директоры Кавиева Рәмизә Рәисовна
физика- математика юнәлешен үстерүдәге казанышлары өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты
белән бүләкләнде.
Хөрмәтле җитәкчебез Рәмизә Рәисовна ! Сезне чын күңелдән котлыйбыз ! Сезгә нык сәламәтлек, җаваплы эшегездә зур уңышлар, йортыгызга бәрәкәт, гаиләгезгә иминлек телибез. Үз эшегезгә чын күңелдән бирелгәнлек чаткысы сүнмәсен! Бетмәс–төкәнмәс тормыш энергиясе, тотрыклы үсеш һәм яңа хезмәт уңышлары юлдаш булсын!
-
Көзге ярминкә. 29.08.2015

29 нчы август көнне Арчада укучылар ярминкәсе гөрләде. Мәктәбебез коллективы да ярминкәгә ныклы әзерлек белән килде,
Бай ассортимент , зәвык белән эшләнелгән сату мәйданчыгы, әллә кайдан күзгә ташланып, халыкны үзенә чакыра. Самовар кайнап тора, мул чәй өстәле кунаккларны үзенә тарта. Көзге яңгыр да бәйрәмгә комачау итә алмады. -
Котлау
28.08.2015
Мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре, халыкара, республика фән олимпиадалары призерлары әзерләгән өчен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Зөлфия Сөнгать кызы район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.













