Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
“Барыбыз бергә” программасы буенча класс сәгате 12.10.2015

Бүген 1-4 нче класс укучыларына “Барыбыз бергә” программасы буенча класс сәгате үткәрелде. “Күңелле уеннар” бүлегендә хәтерне үстерүгә “Игътибарлы караш”, “Иң игътибарлы”, “Игътибар әйләнәсе” уеннарын өйрәндек һәм уйнадык. Укучылар үз араларыннан уенны алып баручыны сайлап куйдылар. Командаларга бүленеп, каралган рәсемнәр буенча бер-берсенә сораулар әзерләделәр, төрле күңелле ситуацияләрне чиштеләр.
-
Готовимся к экзаменам. 12.10.2015

В целях подготовки к государственной (итоговой) аттестации, апробации организации проведения ЕГЭ в пункте проведения экзамена, созданного на базе Арской средней школы №2, проводилось пробное тестирование по математике для выпускников 11 классов, где участвовали и выпускники нашей школы. В ходе пробного тестирования учащиеся приобрели уверенность в оформлении бланков ЕГЭ, в процедуре проведения экзамена. Ребята почувствовали, как можно распределить свои силы, и самое главное, на что следует обратить внимание при подготовке к реальному экзамену.
-
Тимурчылык 10.10.2015

Тимурчылык эшенең изге максаты – кешеләргә шатлык китерү, теләсә нинди эшне күрсәтү өчен генә түгел, ә чын күңелдән башкару,әйләнә –тирә тормышны тагын да матуррак итәргә омтылу.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан мәктәбебезнең тимурчылары Мөслимә әбидә булдылар, аңа хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
Казан шәһәре кооператив техникумыннан белгечләр килде 09.10.2015

Бүген мәктәпкә Казан шәһәре кооператив техникумыннан белгечләр килде. Алар 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар.Техникум турында сөйләделәр, укырга керү тәртибе белән таныштырдылар.
-
Эшкә хәвәслеген билгеләү 09.10.2015

9 октябрь көнне мәшгульлек үзәге тарафыннан 14 яше тулган укучыларның эшкә хәвәслеген билгеләү максатында очрашу үтте. Укучылар һөнәрләр, аларның хезмәт базарында тоткан урыннары турында белгечләрдән информация алдылар. Тест барышында, нинди хезмәт алар өчен актуаль булуы ачыкланды.
-
Спектакль 08.10.2015

8 октябрьдә мәктәп укытучылар коллективы Г.Камал исемендәге академия театрына барды. Драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган декада кысаларында “Җанкисәккәем” спектаклен карадык. Спектакль безнең күңелләрдә бары уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
Өлкәннәр декадасы 08.10.2015

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Анаргадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез.
8 октябрь көнне укучылар Өлкәннәр декадасы уңаеннан ветераннарның өйләрендә булдылар, бәйрәм белән котладылар.
-
7 октября в школе прошла олимпиада по русскому языку в 9-11 классах. Победители олимпиады будут готовиться к районному туру олимпиады. 07.10.2015

-
Укытучылар көне 07.10.2015

7 октябрь көнне 5 һәм 8 класс укучылары укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.Мәктәпнең педагог-оештыручысы Рахматуллина Рузалия Рифовна җитәкчелегендә укучылар бик күңелле , эчтәлекле бәйрәм ясадылар.Бәйрәм программасы җыр,бию,котлауларга бай булды, мәктәп тормышының күңелле мизгелләреннән , кызыклы вакыйгалардан видеороликлар күңелләргә аеруча хуш килде.
-
«Здоровая пробежка» 06.10.2015

Участники проекта « Самостоятельные дети» участвовали в акции «Здоровая пробежка» в г. Арск
Цель акции:
- активизировать личностный потенциал участников проекта «SаMоSтоятельные дети»;
- познакомить жителей городов и населенных пунктов с проектом «SаMоSтоятельные дети»;
- увеличить количество людей в городах и населенных пунктах, принявших решение в пользу отказа от табака и алкоголя с помощью контрактного метода силами участников проекта «SаMоSтоятельные дети».













