Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 06.10.2018

Г.Хәмидуллина җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар ,бәйрәм уңаеннан,бүген , әниләрен,дәү-әти,дәү-әниләрен кулдан эшләгән бүләкләре белән сөендерәчәкләр.Алар бу көнне зарыгып көттеләр бит!
-
Ветеран укытучыларны хөрмәтләү дәвам итә 06.10.2018

Замалиева Алинә җитәкләгән 7 класс укучылары ветеран укытучы Гыймадиева Суфия апа өенә барып хәлен белделәр,бәйрәм белән котладылар.Изге гамәлләре өчен ветеран укытучы балаларга изге теләкләрен,рәхмәтләрен әйтеп калды.Афәрин,укучылар!
-
Укытучым! Котлы булсын күркәм бәйрәмең! 05.10.2018

Бүген укытучылар бәйрәме уңаеннан укучылар барлык укытучыларны бәйрәм белән котладылар.Иртән чәчәкләр, матур шигырьләр белән каршы алдылар.Күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын,хөрмәтле укытучылар!
-
Сезгә тиеш әле бик күп назлар! 05.10.2018

Г.Вәлиәхмәтова үзенең 6 сыйныф укучылары белән “Сезгә тиеш эле бик күп назлар” дип исемләнгән тамаша әзерләп үткәрде.Әлеге чара барыбызның да күңеленә хуш килде ,килгән кунаклар да югары бәяләде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Өлкәннәребезне хөрмәтләү дәвам итә 04.10.2018

Озынайтылган көн төркеме җитәкчесе Хәмидуллина Г.үзенең укучылары белән лаеклы ялга чыккан ветеран тәрбияче Загидуллина Мәүзинә апаны һәм аның гаиләсен бәйрәм белән котлап,күчтәнәчләрен ,үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырып кайттылар.Мәүзинә апа куз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп калды.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү-изге гамәл 03.10.2018

Педагог- организатор Ф.Мухаметшина җитәкчелегендә бер төркем укучылар Әлмәндәр авылында яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,хәлләрен белеп йорделәр.Ә өлкәннәр үз чиратында олы рәхмәтләрен,ихлас теләкләрен җиткерделәр.Изге гамәлегез өчен,афәрин,укучылар!
-
“Өлкәннәр көне” уңаеннан стенд әзерләнде 02.10.2018

Хәмидуллина Г.җитәкләгән озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар дәү –әти һәм дәү-әниләренә багышлап “Минем кадерлеләрем” дип исемләнгән фото-стенд әзерләделәр.Балалар алар турында иң матур, иң җылы сүзләрен һәм иң ихлас теләкләрен яздылар.Соңыннан өлкәннәргә хөрмәт һәм игътибар турында фикер алыштылар.
-
Өлкәннәр сүзе-акылның узе 02.10.2018

Саматова М.җитәкчелегендәге башлангыч класс укучылары авылдагы әби – бабайларны бәйрәм белән котлап бәйрәм открыткалары ,чәчәкләр бүләк иттеләр һәм өлкәннәрнең үгет-нәсихәтләрен,олы рәхмәтләрен ,һәм әлбәттә изге теләкләрен кабул итеп алдылар.
-
"Өлкәннәр ункөнлеге" акциясе 01.10.2018

Зарифуллина М.җитәкчелегендәге “ЮНАРМИЯ”хәрәкәте әгъзалары, беренчеләрдән булып,әлеге изге эшкә кушылдылар.Өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәлләрен белештеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
-
ГТО. Көзге сессия 01.10.2018

5-11 класс укучылары 2 км га йөгеру буенча ГТО нормативлары тапшырдылар.






