Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Прошли открытые уроки 15.10.2018

1 һәм 5 сыйныфларда дәвамчанлыкны өйрәнү буенча ачык дәресләр һәм җыелыш булды.Әлеге чарада балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты.
Прошли открытые уроки на тему “Проблемы преемственности и пути их решения при переходе обучающхся из начальной школы в среднее звено”
-
Онлайн-тестирование 13.10.2018

Белем бирү тирәлегендә психологик иминлекне өйрәнү максатыннан , 9-11 сыйныф укучылары онлайн режимда социаль-психологик тест үтәләр.
-
“Надо жить честно!" (Гадел яшәргә кирәк!”) 12.10.2018

Икенче класс укучылары , “Гадел яшәргә кирәк!” дигән конкурс кысаларында ,коррупция күренешен кисәтү ,һәм аның законга каршы гамәл булуын күрсәтү максатыннан“Теремкәй” әкиятен яңача үзгәртеп уйнадылар.(җитәкчесе Хәмидуллина Г.Н.)
-
Теш табибы балаларга дәрес бирде 10.10.2018

Озынайтылган көн төркеме җитәкчесе Г.Н.Хәмидуллина теш табибы Радик Тәфкил улы Сөнгәтуллин белән очрашу әзерләп үткәрде.Табиб тешләрнең төзелеше,типлары белән җентекләп таныштырды,муляжда тешләрне дөрес итеп чистарту тәртибен курсәтте.Балалар өчен тешләр патшалыгына багышланган мультфильм тәкъдим итте,ә соңыннан тешләр гигиенасы буенча фикер алышу үткәрде,балаларның белемнәрен тикшереп карады.Дәрес бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Кызыклы очрашу булды 09.10.2018

Тәхәвиеа Эльмира җитәкләгән 4 сыйныф укучылары, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Закирова Сария апа белән кызыклы очрашу үткәрделәр.Сария апа балаларның әти-әниләренә генә тугел,ә дәү-әти, дәү-әниләренә дә математика фәненнән белем биргән.Ул балаларга үзенең балачагы,мәктәп еллары турында сөйләде,хәзерге мул тормышның кадерен белергә өндәде,яхшы киңәшләр бирде.
-
Ветеран укытучы бездә кунакта 08.10.2018

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары Михайлова Ирина апа белән очраштылар.Ул балаларның укулары белән кызыксынды,уңышлары белән танышты,төпле киңәшләрен бирде.Әдәпле булырга,белемгә омтылырга,ялкауланмаска чакырды.
-
Сезнең тормыш-үзе батырлык! 07.10.2018

Миннебаева Альбина үзенең 8 класс укучылары белән авылыбызның хезмәт ветераннары Флера апа һәм Кашаф бабай Галәветдиновларны бәйрәм белән котлап ,чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырып кайттылар.Өлкәннәр бик шат булып,рәхмәтләр әйтеп озаттылар.Балалар әлеге изге гамәлләреннән үзләре дә канәгать калдылар.
-
Хезмәт ветеранында кунакта 07.10.2018

М.Дәүләтҗанова үзенең 11 класс укучылары белән ,гомер буе терлекчелектә хезмәт куйган Вәлиева Дания апа янында булдылар.Бәйрәм белән котладылар,хәлләрен сораштылар..Гади һәм күңеле гел изгелектә булган хезмәт ветераны белән аралашудан ,укучылар үзләре дә шатланып кайттылар.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 06.10.2018

Г.Хәмидуллина җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар ,бәйрәм уңаеннан,бүген , әниләрен,дәү-әти,дәү-әниләрен кулдан эшләгән бүләкләре белән сөендерәчәкләр.Алар бу көнне зарыгып көттеләр бит!
-
Ветеран укытучыларны хөрмәтләү дәвам итә 06.10.2018

Замалиева Алинә җитәкләгән 7 класс укучылары ветеран укытучы Гыймадиева Суфия апа өенә барып хәлен белделәр,бәйрәм белән котладылар.Изге гамәлләре өчен ветеран укытучы балаларга изге теләкләрен,рәхмәтләрен әйтеп калды.Афәрин,укучылар!






