Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227
-
Бәйләү конкурсы 15.03.2011

Сентябрь аенда балалар иҗат үзәге инә һәм крючок белән бәйләгән мультипликацион геройларга композиция ясау конкурсы игълан иткән иде. Без ул конкурска шундук әзерләнә башладык. Бер-бер артлы, акрынлап әкият геройлары туды. Зөһрәнең тырышлыгы бушка узмады, аңа 1 урын бирделәр. Җитәкчесе Бәйрәмова Фәридә Камил кызына һәм Хаметшина Зөһрәгә уңышлар телибез.
-
Бәйләү конкурсы 15.03.2011

Сентябрь аенда балалар иҗат үзәге инә һәм крючок белән бәйләгән мультипликацион геройларга композиция ясау конкурсы игълан иткән иде. Без ул конкурска шундук әзерләнә башладык. Бер-бер артлы, акрынлап әкият геройлары туды. 6 сыйныф укучысы Исхакова Рәзилә "Дюймовочка" әкиятенә композиция ясады. Аның иҗатына 2 урын бирделәр. Җитәкчесе Бәйрәмова Фәридә Камил кызына һәм Рәзиләгә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 14.03.2011

КОТЛЫЙБЫЗ
Гарипова Алсу Нәсхат кызын туган көне белән тәбрик итәбез.
-
Чит тел укытучыларының семинары 12.03.2011

11 мартта безнең мәктәптә чит тел укытучыларының "Инновационные технологии на стаже современного урока" дигән темага семинар булып узды. Югары квалификацион категорияле укытучы Насыйхова Фәния Әсхат кызы немец теленнән дәрес һәм класстан тыш чара күрсәтте.
-
Г.Тукай иҗатына багышланган рәсем конкурсы 12.03.2011

Габдулла Тукай иҗатына багышлангана рәсем конкурсында Галимова Аисә Рәис кызының укучысы Галимова Гөлинә беренче урын алды һәм республикага чыкты. Җитәкчегә һәм укучыга иҗади уңышлар телибез.
-
Баскетбол 10.03.2011

Сахаровка урта мәктәбендә үткәрелгән баскетбол ярышында безнең егетләр командасы беренче урынны яулады. Егетләребез түземсезлек белән район турын көтәләр һәм шуңа әзерләнәләр. Егетләр һәрвакыт беренчеләрдән булыгыз!
-
Созвездие-Йолдызлык 09.03.2011

Чирмешән районында Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга карата оештырылган XI ачык республика телевизион яшьләр "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә безнең мәктәбебездән 4 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат катнашып, III урын яулап, дипломга лаек булды. "Конферанс" номинациясендә финалда катнашып, Пирамида күңел ачу үзәгендә узачак суперфиналга чакыру алды. Рифатның суперфиналда да зур уңышлар яулавына ышанып калабыз, уңышлар телибез!
-
8 март белән котлыйбыз! 06.03.2011

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме 8 - март белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет телибез.
Хатын-кыз ул - изге җан иясе,
Нәсел җебен дәвам итүче.
Бер-берсенә ялгап, буыннарны
Килер заманнарга илтүче.
-
8 март бәйрәме 05.03.2011

Мәктәптә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара булып узды. Мәктәп укуылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша презентация формасында ясалган иде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Химия елына чаралар 04.03.2011

8 сыйныф укучысы Бәйрәмоа Айбулат "Нобелевские надежды КГТУ-2011" конкурсына "Су" номинациясенә "Суның катылыгы" дигән эшен җибәрде.




















