Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227
-
Татар-башкорт көрәше 10.04.2011

10 апрель көнне Кыр Шенталысы авылында 1993-1999 елгы егетләр арасында татар-башкорт көрәше турниры булып узды. Безнең егетләребез бу юлы да сынатмадылар, яңа призлы урыннар яулап кайттылар:
1. 11 сыйныф укучысы Яруллин Фәнис - 1 урын;
2. 8 сыйныф укучысы Халилов Рүзәл - 1 урын;
3. 8 сыйныф укучысы Кадиров Нияз - 2 урын;
4. 7 сыйныф укучысы Зарипов Алмаз - 3 урын.
Шулай ук безнең авыл командасы 2 урын өчен грамота белән бүләкләнде. Егетләр афәрин!
-
Шашка ярышы 08.04.2011

8 апрель көнне мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары арасында шашка ярышы булып узды. Шашка ярышын "Шахмат" түгәрәге җитәкчесе Галимов Илгиз Нургаләм улы оештырды. Укучылар ярышта актив катнаштылар. Егетләр арасыннан 9 сыйныф укучысы Мустафин Рәсил һәм кызлар арасыннан 11 сыйныф укучысы Хайбуллина Гөлгенә беренче урынга лаек булдылар. Хәзер алар район турына әзерләнәләр. Укучылар сезгә уңышлар телибез.
-
Театр конкурсы 06.04.2011

6 апрельдә АСОШ №1 "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип аталган район конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән 4 укучы катнашты. Алар Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?" дигән әкият-тамашасын күрсәттеләр. (Җитәкчеләре: Асфандиярова Гөлфия Нургаен кызы һәм Бәйрәмова Фәридә Камил кызы) Безнең укучылар II урын алып кайттылар. Без сезнең белән горурланабыз, уңышлар сезгә.
-
Интернет-тестирование үтү графигы 02.04.2011

8 сыйныф укучылары арасында интернет-тестирование үтү графигы.
8.00 - 10.30; 13.00 - 15.30.
Фәннәр: 4 апрель 2011 ел - Русс теле;
6 апрель 2011 ел - Математика;
8 апрель 2011 ел - Биология;
13 апрель 2011 ел - Татар теле;
15 апрель 2011 ел - Тарих;
18 апрель 2011 ел - Өстәмә көн (барлык фәннәр)
-
Музыкальный конкурс "Музыкальная весна" 31.03.2011

31 мартта балалар иҗат үзәгендә "Музыкаль яз" дип аталган музыкаль конкурс булып узды. Безнең мәктәптән ике укучы катнашты һәм нәтиҗәле... 8 сыйныф укучысы Сайфутдинова Энҗе урта буыннан 1 урын алды. Энҗегә һәм җитәкчесе Гөлфия Нургаен кызына уңышлар телибез.
-
Музыкальный конкурс "Музыкальная весна" 31.03.2011

31 мартта балалар иҗат үзәгендә "Музыкаль яз" дип аталган музыкаль конкурс булып узды. Безнең мәктәптән ике укучы катнашты һәм нәтиҗәле... 4 сыйныф укучысы Хайбуллин Рифат башлангыч буыннан 1 урын алды. Рифатка һәм җитәкчесе Гөлфия Нургаен кызына уңышлар телибез.
-
Туган көн белән котлыйбыз 26.03.2011

Асфандиярова Гөлфия Нургаен кызын туган көне белән тәбрик итәбез. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, эшендә һәм тормышында зур уңышлар телибез.
Сөекле әткәң-әнкәңнең
Ашкан теләге булып,
Бу дөньяга син килгәнсең
Яз бүләге булып.
Бездән теләк: офыгыңда
Болыт аз булсын иде.
Күңелеңдә һәрчак кояш,
Һәрчак яз булсын иде!
-
Конкурс агитбригад 24.03.2011

АСОШ№ 1 "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары" дип аталган конкурста безнең укучылар да актив катнашты.
-
Вожатыйлар конкурсы 18.03.2011

Балалар иҗат үзәге үткәргән "Иң яхшы вожатый" конкурсында катнашып, 9 сыйныф укучысы Сибатова Алсу абсолют җиңүче булды. Аның презентациясе республикага үзды. Аның җитәкчесе педагог-оештыручы Әсфандиярова Гөлфия Нургаен кызына һәм Алсуга уңышлар теләп калабыз.
-
"Космос глазами детей" конкурсы 16.03.2011

8 сыйныф укучысы Насыйбуллин Айрат "Космос глазами детей" дип аталган рәсем конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды һәм республикага чыкты. Аңа һәм җитәкчесе Фәридә Камил кызына уңышлар телибез.




















