Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
"Ватаныма хезмәт итәм" 26.04.2014

4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Яруллина Р.Д. белән "Ватаныма хезмәт итәм" республикакүләм конкурсына проект эшләре җибәргән иделәр. Аларның эшләре финалга узып, Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә чакыру алдылар. 26 апрель көнне Ахметзянов Азат "Я помню! Я горжусь!", Галимов Илназ "О подвигах, о доблестях, о славе..." номинацияләрендә чыгыш ясап лауреат булдылар. Котлыйбыз!
-
Музейда кунакта 22.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары В.И. Абрамов исемндәге туган якный өйрәнү музеенда кунакта...
-
Парламент дәрес 18.04.2014

Бүген мәктәптә сыйныфларда "Көчле Россия-бердәм Россия" дигән исем астында парламент дәресләр узды...
-
"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсы 14.04.2014

"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. I урынны ике укучы яулады: 1 сыйныф укучысы Вазыхов Данил һәм 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, II урында 4 сыйныф укучысы Махмутов Риналь, III урында - 4 сыйныф укучысы Хайбуллина Камилә һәм 1 сыйныф укучысы Халилова Кадрия. Котлыйбыз!
-
"Космонавтика көне" 12.04.2014

"108 минут Гагарин белән бергә"акциясе гомуммәктәп линейкасы белән башланып, классларда төрле чаралар белән дәвам итте. "Космоска очыш" видеофильмы , "Космонавтика көне"нә презентация, "Космонавтика турында син нәрсә беләсең?" дигән викторина үткәрелде. Шулай ук космоска багышланган рәсем конкурсы да узды.
-
Бадминтон ярышлары 12.04.2014

12 апрельдә район үзәгендә "Бөтендөнья бадминтонистлар" көненә багышланган ярышлар узды. Бу ярышта безнең мәктәптән 7 укучы катнашты. 6 сыйныф укучысы Мустафин Рифат II урынны яулады. Укучыларга алда да уңышлар телибез.
-
"Энергия" 04.04.2014

1-4 сыйныфларда "Энергияне саклау" темасына сыйныф сәгате һәм 11 сыйныфта "Электростанцияләр иленә сәяхәт" дәресе узды. Физика укытучысы Фиягөл Зәйдулла кызы башлангыч сыйныф укучыларын үз өйләренә виртуаль сәяхәткә алып барды. Энергия куллануда киткән хаталарны төзәтә-төзәтә балалар "Көндә кирәкле киңәшләр" кагыйдәсе төзеделәр. Ә 11 сыйныфта сәяхәт электростанцияләр иленә булды.
-
"Энергияне саклау" 03.04.2014

5-7 сыйныфларда "Энергияне саклау" темасына дәрес һәм 8-9 сыйныфларда "Энергиягә хөрмәт белән" дип аталган сыйныфтан тыш чара узды. Физика укытучысы Фиягөл Зәйдулла кызы энергияне кулллану проблемаларына, энергия ресурсларын һәм табигатьне саклау проблемаларына тукталды. Укучылар көндәлек тормышта максималь файда һәм минималь чыгымнар белән энергияне куллану технологияләре белән таныштылар.
-
Тимурчылык ярдәме 02.04.2014

5 сыйныфта тимур отряды оешты. 5 сыйныф укучылары педагог-оештыручы белән Венгрия сугышы ветераны Садыйков Нургаен Бари улына ярдәмгә йөриләр. Алар кулдан килгәнне барысын да эшләргә тырышалар. Эшләр беткәч, Нургаен абый балаларга үзе белән булган хәлләр турында сөйли. Ул балаларны бик ярата һәм аларның килүен көтеп ала. Укучылар да Нургаен абыйны ярата һәм хөрмәт итә.
-
"Чын мирас" журналы бездә кунакта 28.03.2014

Бүген мәктәбебездә "Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Әлеге очрашуга татар язучысы, шагыйрь Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Чын мирас" әдәби-нәфи журналының баш мөхәрире Ләбиб Лерон, Татарстан язучылар берлеге әгъзәсе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Данил Салихов, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин һәм аспирант, филология фәннәре белгече Алия Мөбәрәкшина килгән иде. Очрашуда районның татар мәктәпләренннән китапханәчеләр, татар теле, тарих укытучылары һәм югары сыйныф укучылары да катнашты. Балалар көче белән әзерләнгән, "Ат язмышы" дигән әдәби-музыкаль чара кунакларның күңеленә хуш килде. Укучылар һәм укытучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр,теләкләрен җиткерделәр. Ахырдан "Туган тел" җырын күмәк башкару безне тагын да якынайтты.




















