Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Яшүсмер һәм закон" 16.10.2014

7-9 сыйныф укучылары белән "Яшүсмер һәм закон" дип аталган дәрес узды. Дәрес тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зарипова Г.Р. кереш сүзе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучы арасында әңгәмә презентация карау белән үрелеп барды. Укучылар группаларга бүленеп проект төзеделәр һәм аны якладылар. Дәрескә йомгак ясалып, нәтиҗә чыгарылды.
-
О запрете сбора денежных средств 10.10.2014

-
Фәрит Баттал белән очрашу 07.10.2014

Мәктәбебездә һәр елдагыча Фәрит Баттал белән очрашу узды. Укучылар бу очрашуны гадәттәгечә көтеп алалар.Укучылар каршында кунагыбыз бик эчтәлекле, кызыклы чыгыш ясады, Фәрит Баттал әтисе Фоат Батталдан калган һәм үзе тулаган истәлекләрнең кулъязмасын музейга тапшырды. Бу истәлекләр шулай ук Республикабызда чыга торган “Безнең мирас” журналында (№8-9) кыскартылып бастырылган. Укучылар бу очрашудан канәгать калды һәм Ф.Батталга зур рәхмәтләрен белдерделәр, киләчәктә дә шундый эчтәлекле очрашуны көтеп калдылар. Укучыларыбыз Батталлар гаиләсенә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны туплап баралар, уку һәм конкурслар, мәктәп чараларында кулланалар.
-
Укытучылар көне 03.10.2014

"Энҗе бөртеге" (җитәкчесе Зарипова Р.Р.) дип аталган түгәрәккә йөрүчеләр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр, "Оста куллар" (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) түгәрәгенә йөрүчеләр яраткан укытучыларына җан җылыларын куеп бүләкләр әзерләгәннәр. Һәм менә бүген, укытучылар бәйрәме уңаеннан яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлап сыйныфтан-сыйныфка кереп йөрделәр.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
"Робототехника" түгәрәге 02.10.2014

Икенче ел мәктәптә "Робототехника" (җитәкчесе Яруллина Р.Д.) түгәрәге эшләп килә. Башлангыч сыйныф укучылары бу түгәрәкнең көннәрен бик түземсезлек белән көтеп алалр. Аларның быел, беренче уңышлары...
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген мәктәбебезгә "Өлкәннәр көне"н билгеләп үтәргә күп еллар буе мәктәптә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган пенсионерлар килде. Аларны мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт номерлары белән котлады...
-
ГТО нормалары 26.09.2014

2 сыйныф укучылары урыннан сикерү һәм "челночный бег" күнегүләрен үтәделәр
-
ГТО нормалары 25.09.2014

Мәктәптә укучылар ГТО нормалары үти башладылар. 4 сыйныф укучылары йөгереп килеп сикерү һәм урыннан сикерүне үтәделәр.
-
Котлау 23.09.2014

Гөлсинә Сөләйман кызын
һәм Асия Бәдертдин кызын
бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклибез.
Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сезгә юллыйбыз.
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.Тормыш күге кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сезне бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлы еракларга дәвам итсен.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.
-
Кросс 22.09.2014

"Экстремизмга - Юк! Спортка - Да!" дигән девиз астында мәктәбебездә көзге кросс үтте. 1-9 сыйныф укучылары барысы да бу ярышта бик теләп катнашты. Призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.




















