Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Котлау 23.09.2014

Гөлсинә Сөләйман кызын
һәм Асия Бәдертдин кызын
бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклибез.
Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сезгә юллыйбыз.
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.Тормыш күге кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сезне бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлы еракларга дәвам итсен.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.
-
Кросс 22.09.2014

"Экстремизмга - Юк! Спортка - Да!" дигән девиз астында мәктәбебездә көзге кросс үтте. 1-9 сыйныф укучылары барысы да бу ярышта бик теләп катнашты. Призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Көзге уңыш 20.09.2014

-
"Юл патшалыгы" 19.09.2014

Юл йөрү кагыйдәләренә карата 2 класста “ Юл патшалыгы” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе, Шәмсетдинова Р.М. белән берлектә балалар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. “Без мәктәпкә барабыз”, “Җәяүле әлифбасы ” уеннары балалар өчен бик кызыклы булды.
-
Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан 19.09.2014

-
Юл йөрү кагыйдәләре - акбур белән асфальтта 18.09.2014

Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Юл йөрү кагыйдәләре айлыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары юл билгеләрен акбур белән асфальтта рәсемләделәр. Асфальт өсте төсле рәсемнәр белән тулды. Укучылар юл билгеләрен, светофор, машиналар сурәтләделәр.
-
Чисталык дәресләре 16.09.2014

Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү; табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан сыйныфларда "Чисталык" дәресләре узды.
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем, синдә туган.
-
5 сыйныф укучылары- варислар 13.09.2014

Мәктәп укучылары ТВБ багышланган тантаналы сборга җыелдылар. Анда 5 сыйныф укучыларын варислыкка кабул иттеләр. Соңыннан ГТО нормаларын кертеп төрле спорт ярышлары узды.
-
Физкультура укытучылары семинары 12.09.2014

Бүген мәктәптә физкультура укытучылары семинары булып узды. Семинарның темасы "Укыту процессына ГТО комплексын кертү".
-
ГТО 06.09.2014

Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды.




















