Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
"Сәламәт бул! Бие!" 21.06.2016

Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә " Сәламәт бул! Бие!" исеме астында флешмоб үткәрелде.
-
Сугыш чоры баласы белән очрашу. 21.06.2016

Бүген безнең балалар бакчасында "Сугыш чоры баласы " дип исемләнгән очрашу булып узды. Бу очрашуга авылыбызның ак әбисе Шәмсенаһар әбине чакырдык. Шәмсенаһар әби биш вакыт намазын укып , ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Авыл халкы әбине хөрмәт итәләр, яраталар.
Ак әбиебез балаларга үзенең бала чактагы хатирәләре турында сөйләп үтте. Үсмер вакытларын , авыр елларны искә төшерде. "Балакайлар! Сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күргән. Сез хәзерге тормышның кадерен белегез,тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз. Дөньялар тыныч булсын, беркайчан да сугышлар булмасын"- дип матур, изге теләкләр теләп безнең белән саубуллашты. Очрашу күңелле үтте.
-
Бездә Сабантуй. 20.06.2016

Лагерь ябылырга санаулы көннәр калып бара. Балалар табигатькә, туган як музеена экскурсиягә чыгалар. Саф һавада оештырылган төрле уеннарда бик теләп катнашалар. Бүген тәрбиячеләр "Сабантуй" бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Лагерь яңалыклары. 18.06.2016

Балалар лагерьда булган буш вакытта китаплар белән кызыксыналар.
-
Туган як музеена экскурсия. 17.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче балаларны тәрбиячеләр С.Баттал исемендәге туган як музеена экскурсиягә алып бардылар. Музей җитәкчесе Зарипова Лилия балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, музейдагы экспонатлар турында аңлаешлы, һәм эчтәлекле итеп сөйләде. Балаларга музей бик ошады.
-
Без утырткан гөлләр . 15.06.2016

Без утырткан гөлләр бакчабызда шау чәчәккә күмелгән.
-
Лагерь яңалыклары. 14.06.2016

Бүген тәрбиячеләр балалар белән "Экскурсиядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" исемле әңгәмә үткәрделәр.
-
Күңелле балачак. 13.06.2016

Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Күңелле балачак " дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Барлык балалар да конкурста актив катнаштылар. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
-
Россия көне. 11.06.2016

12 июнь – Россия көне уңаеннан тәрбиячеләр балалар белән “Бу нинди бәйрәм?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Лагерьда ял итүче балаларга әлеге бәйрәм хакында кызыклы мәгълүмат бирелде. Россия көне турында тулырак язылган мәкаләләрдән өзекләр укыдылар, балаларда туган сорауларга төгәл җавап бирделәр. Соңыннан балалар өчен “Күңелле стартлар” дип исемләнгән уен оештырдылар. Балалар әлеге уенда төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Пушкин иҗаты буйлап. 06.06.2016

А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан бүген мәктәп яны лагерендә тәрбиячеләр балалар белән "Пушкин иҗаты буйлап" дигән виртуаль экскурсия оештырдылар. Соңыннан балалар Пкушкин әкиятләре буенча кроссворд чиштеләр, иллюстрация буенча әкиятнең исемен атадылар һәм өзекнең нинди әкияттән икәнен әйттеләр. Барлык балалар да актив булдылар.




















