Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2016

3 декабрь көнне “Билгесез Солдат көне” билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. “Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмады!” дигән исем астында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 7 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәлгә чәчәк куйдылар .
"Билгесез солдат" көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.
-
Өйрәнү эвакуациясе. 03.12.2016

Бүген мәктәбебездә укучылар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган – өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Гадәттән тыш хәл репетициясе. Алдан өйрәнелгән мәктәп эвакуация планы буенча укучылар һәм укытучылар санаулы минутларда мәктәп бинасыннан чыктылар. Барысы мәктәп каршындагы мәйданда тезелде. Өйрәнү тревогасы төгәл һәм бердәм үтте. "Безгә янгын кирәкми, ләкин без аңа әзер булырга тиеш".
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2016

"Билгесез солдат" көне уңаеннан "Тимурчылар отряды" активистлары зур хөрмәт белән батыр якташларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар. Мондый эш киләчәктә дә дәвам итәр, тимурчыларга башка укучылар да кушылыр дип уйлыйбыз.
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2016

"Билгесез солдат" көне уңаеннан китапханәдә "Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез!" исемле күргәзмә оештырылды.
-
Бүген – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2016

-
Бәйрәм белән Әнием! 28.11.2016

Бүген балалар бакчасында "Бәйрәм белән Әнием!" исемле бәйрәм иртәсе үткәрелде.
-
Әниләр көне белән! 27.11.2016

Кадерле әниләребез!!!
Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз!
Бары тик аналарга гына гомер,ярату һәм яшәү шатлыгы бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.
Һәммәгезгә дә иминлек һәм рухи бөтенлек телибез. Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онтылып торсын иде. Һәм бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти кән сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның җылысын , яратуын тоеп яшәгез , сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
-
Әниемә бүләгем! 26.11.2016

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучылар белән берлектә "Әниемә бүләгем!" исемле стенгазета әзерләделәр. Анда укучыларның иң кадерле, иң газиз кешеләр, әниләр темасына багышланган, күңел түрләреннән чыккан иң изге һәм иң матур теләкләрен сыйдырган инша һәм шигырьләр урын алды.
-
“Кайда үлем саталар – хәбәр ит!” 22.11.2016

2016 елның 14 ноябреннән 25 нче ноябренә кадәр наркотикларга каршы “Кайда үлем саталар – хәбәр ит!” дигән Бөтенроссия акциясе игълан ителде. Мәктәбебездә шул акция уңаеннан төрле класстан тыш чаралар оештырылды.
-
Сүзлек көне. 22.11.2016

22 ноябрь - "Сүзлек көне" уңаеннан безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелде.




















