Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 41 учеников и 20 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бездә - бәйрәм. 01.10.2016

Бездә бүген бәйрәм – бүген Өлкәннәр көне. Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертында мәктәбебез укучылары бик теләп катнашты.
-
30 сентябрь Россиядә - Интернет көне. 30.09.2016

Бүген Россиядә интернет көне. Шул уңайдан 7нче сыйныфта Халилова Ф.З. "Интернетта куркынычсызлык" темасы астында дәрес үткәрде. Дәрес "Интернет дөньясында куркынычсызлык кагыйдәләре"нә багышланган иде.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу. 29.09.2016

Бүген бакчага йөрүче балалар участок полиция хезмәткәре белән очрашты. Ул балаларга урамда , юлда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләп үтте. Балаларны таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска өндәде. Кайда гына булсалар да һәрвакыт уяу һәм сак булырга киңәш бирде.
-
Котлы булсын бәйрәмегез! 27.09.2016

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Сак булыгыз! 26.09.2016

Бүген озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре укучылар белән "Сак булыгыз!" исеме астында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты:-балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.
-
Милләтләр кроссы 2016. 24.09.2016

Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы 2016" ярышы оештырылды.
-
Юл кагыйдәләрен өйрәнәбез. 23.09.2016

Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркунычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклый.Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Бакчада алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз.
-
Туган як буйлап көз йөри! 22.09.2016

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
-
Казан өчен тавыш бир! 21.09.2016

Казан өчен тавыш бирүдә мәктәбебезнең барлык укытучылары һәм укучылары да актив катнаштылар.
-
Родительские собрания. 20.09.2016

Сегодня классные руководители в классах провели родительские собраниия, направленные на профилактику экстремизма и терроризма.




















