Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Диагностическое тестирование 09.10.2018

С целью выявления образовательных достижений учащихся 9 классов по математике и русскому языку в период введения Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования, 8-9 октября в школе будет проводиться тестирование по математике, а 10-11 октября - тестирование по русскому языку.
-
Язучылар җыелган җирдә 07.10.2018

7 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәптән мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча урынбасары, китапханәче һәм педагог-оештыручы катнаштылар.
-
Өлкәннәр көненә багышланган рәсем һәм газета конкурслары
06.10.2018
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында кечкенә сыйныфлар арасында "Минем яраткан әбием. Минем яраткан бабам" исеме астында рәсем конкурсы, ә өлкән сыйныфлар арасында "Шәфкатьлелек бәйрәме" исеме астында газета конкурсы булып узды. Барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Иң яхшы рәсемнәр район этабына җибәрелде.
-
Шимбә мәктәбе 06.10.2018

Гимназия укытучы-тәрбиячеләре тарафыннан “Иске Кормаш мәктәбе укучылары өчен шимбә мәктәбе” проекты башланып китте. Бу шимбәдә тәрбияче Хөсәинов Ленар Наил улы “Вакыт кадере” исеме астында тренинг үткәрде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә "Укытучым!" дигән музыкаль кичә үтте. Укучыларыбыз укытучыларны бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмгә хөрмәтле өлкән укытучыларыбыз да чакырылган иде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Фотобәйгедә җиңү 04.10.2018

Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар укытучылар бәйрәмендә күргәзмә оештырылды. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә безнең мәктәп баннеры мактаулы 2 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.Фотобәйге үз эченә түбәндәгеләрне алды:
1.Авылда беренче мәгърифәтчеләр.
2.Революция елларында укытучылар.
3.Сугыш чорында һәм сугыштан соң елларда укытучылар.
4.Хәзерге заман мөгаллимнәре.
-
Бер күрешү - үзе бер гомер 03.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында узган бәйрәмдә безнең укучыларыбыз да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Өлкәннәребез бик сөенеп калдылар.
-
Эх ярминкә,ярминкә, ярминкә сату итә 01.10.2018

30 нчы сентябрь көнне район үзәгендә "Өлкәннәр көне"нә карата ярминкә уздырылды. Безнең мәктәп коллективы да ярминкәдә. катнашты. 39 төр продукция алып төштек. Суган, сарымсак, кәбестә, гөлҗимеш, сөт, эремчек һәм төрле кайнатмаларны халык бик яратып алды.
-
Миләш җыеп тапшыру 01.10.2018

1 нче октябрь көнне.мәктәптә миләш җыеп тапшырдык. Шимбә көнне мәктәпнең кара миләшен, якшәмбе укучылар өйләрендә кызыл миләш җыйдылар. 115 кг кара миләш, 419 кг кызыл миләш тапшырылды. Барлык укучылар да актив катнашты. аларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
Бездә кунакта А.Хәмзин һәм А.Гыймадиев 28.09.2018

Бүген, 28 нче сентябрь көнне укучылар һәм укытучылар Казан кунаклары - язучылар Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев белән очраштылар. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Алар барлык укучыларга да, укытучыларга да бик матур бүләкләр тараттылар. Очрашудан барлык мәктәп коллективы канәгать калды.







