Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Инвалид балаларга бүләкләр тапшыру 04.01.2019

Мәктәп укучылары бик игелекле гамәл башкардылар. Үткәрелгән "Хәйрия ярминкәсеннән" кергән акчага җирлектәге инвалид балаларга: Талипов Нурзилга, Яппарова Алиягә, Исмаилова Җәмиләгә, Юнусов Айнурларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бу изге эшне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Әдилә Әхсән кызы башлап йөрде.
-
Мастер-класс по прототипированию 04.01.2019

4 января в 9:00 на базе Буляк состоялся мастер-класс по прототипированию. Мастер-класс проводил Саитов Р.Р., заместитель директора МБОДО «Центр детского творчества города Азнакаево». В мастер-классе участвовала учителҗ информатики Фазлыева Л.М.
-
Әкияти ярминкәгә әзерлек. 31.12.2018

30 нчы декабрь көнне районыбызда "Әкияти ярминкә" узды. Безнең җирлек бу чарада катнашып 1 нче урынны алып кайтты. Бездә үз өлешебезне палатка бизәүгә керттек.
-
Кәрим Тинчурин театрында кунакта 30.12.2018

Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Рәшитова Айгөл 28 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда тамаша карап кайтты. Бу чараны оештырган район мәгариф оешмасына зур рәхмәт белдерәбез.
-
Актаныш муниципаль районы Башлыгы чыршы бәйрәме 28.12.2018

27 нче декабррь көнне Актаныш муниципаль районы Башлыгы чыршы бәйрәме уздырылды. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары: Вәкилова Ләйлә, Мәҗитова Илнара, Фазлыев Гаделләр бу бәйрәмдә катнашып кайттылар. Аларның һәрберсенә дә яңа ел күчтәнәче һәм бүләге тапшырылды.
-
Яңа ел 26.12.2018

25 нче декабрь көнне мәктәптә ике сменада Яңа ел бәйрәме узды. Беренче сменада 1-6 нчы сыйныф, 2 нче сменада 7-9 нчы сыйныф укучылары күңел ачтылар. Бәйрәм чарасы төрле уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәпнең уку алдынгыларын котладылар
-
Кышкы каникуллар башланды 26.12.2018

Бүгеннән, укучылар өчен көтеп алган, кышкы каникуллар башланды. Каникул чорында районда укучылар һәм укытучылар өчен төрле чараларузачак. Каникул көннәре 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, 9 гыйнвар уку көне. Бәйрәм һәм яллар көннәре күңелле, файдалы, мавыктыргыч үтсен. якынлашып килүче Яңа еллар белән!
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре 24.12.2018

Мәктәбебез укытучылары, техник эшчеләре һәм укучыларыбызның ата-аналары мәктәпнең тышкы өлешен бизәүдә катнаштылар. Укытучылар коллективы килгән ата-аналарга зур рәхмәтләрен җиткерә.
-
Волейбол ярышы 10.12.2018

8 нче декабрь көнне Актаныш район үзәгендә кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән 7 нче сыйныфтан Фаррахова Таңсылу, Кәшбразыева Гүзәл, Ибраһимова Гөлнәзирә, 8 нче сыйныфтан Маннапова Илсөяр, Вагыйзова Азалия, Газизова Илзирә, 9 нчы сыйныфтан Бакирова Рузилә, Мәҗитова Илнаралар катнашты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында безнең кызлар командасы 3 нче урынны алдылар. 7 нче сыйныф укучысы Фаррахова Таңсылу "Иң яхшы сакчы" исеменә лаек булды. Укытучысы Зиязетдинов Хатип Хаккый улы. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Алда да зур җиңүләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Ел укытучысы-2018" 10.12.2018

10 нчы декабрьдә Киров урта мәктәбендә "Ел укытучысы-2018" республикакүләм конкурсының муниципаль этабының икенче туры узды. Монда безнең мәктәптән биология укытучысы Аскарова Рәмилә катнашты. Алда аңа зур уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!







