Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Очрашу 29.10.2018

Бүген 29 нчы октябрь көнне укучылар педиатр Әлфия Хәбировна һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче МВД вәкиле Динара Алмазовна белән очрашты
-
Ата-аналар җыелышы 29.10.2018

Бүген, ягъни 29 нчы октябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш бик эшлекле булды. Педиатр Әлфия Хабировна һәм МВД вәкиле Динара Алмазовна, мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лүзия Зөфәровна, 7 нче сыйныф класс җитәкчесе Ләйсән Мирфаязовналарның чыгышлары тыңланылды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әдилә Әхсән кызы бик кызыклы тренинг үткәрде
-
Бөтендөнья татарча диктант акциясендә катнашу 27.10.2018

27 нче октябрь көнне бөтендөнья татарча диктант акциясендә катнаштык. Мәктәп укытучылары, укучылары, әти-әниләр һәм башка һөнәр ияләре дә катнашты. Бу безнең туган телебезне саклауга бердәм эшләгән бер адымыбыз.
-
Татарча диктант 25.10.2018

Игътибар, 2018 елның 27 октябрендә сезне «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз! Бу чара Татарстанда гына түгел, ә 20 илдә һәм 60 төбәктә уза! Димәк, бөтен дөнья бер көнне татарча язачак! Бу чара Иске Кормаш мәктәбендә дә булачак. Барыгызны да үзебезнең мәктәпнең физика кабинетында көтеп калабыз.
Бу белемне тикшерү өчен генә түгел, үзеңнең милләтпәрвәрлыгыңны дәлилләү өчен мөмкинлек!
Акциянең төп максаты: татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби телне кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Шулай итеп татарлар гына түгел, бар теләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп, «билге» ала ала!
Чараның башалану вакыты 12.00.
-
«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә
22.10.2018
"Шимбә мәктәбе" проекты дәвам итә. 20 нче октябрьдә 3 нче очрашу уздырылды. 7-8 укучылары белән Айдар Шәйхин проектлар төзү турында сөйләште. Укучыларны "Гыйлем" берләшмәсе үткәргән "Проектлар" конкурсында катнашырга чакырды.
-
Татарча көрәш
18.10.2018
Татарча көрәш буенча 6 нчы октябрь көнне Актанышта танылган көрәшче Марсил Гилаев истәлегенә оештырылган ярышта 9нчы сыйныф укучысы Шарафуллин Таһир, үз авырлык үлчәвендә уңышлы чыгыш ясап, мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Тренер: Сираев Раил Хәләф улы.
-
9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы
18.10.2018
Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ата-аналар, укучылар, укытучылар һәм мәктәп директоры катнашты. Җыелышның төп соравы булып төп дәүләт имтиханнарын сайлау һәм аңа әзерлек барышы торды.
-
Cеминар для педагогических работников по теме «Системно-деятельностный подход как ключевой фактор повышения качества образования" 16.10.2018

В целях развития кадрового потенциала педагогических работников образовательных учреждений Актанышского МР РТ, МКУ «Управление образования» совместно с представителями ДПО ИРО РТ и АО «Издательство «Просвещение», 16 октября 2018 года прошел семинар для педагогических работников по теме «Системно-деятельностный подход как ключевой фактор повышения качества образования».
В рамках семинара на базе Актанышского технологического техникума для 55 учителей русского языка и литературы и физики Кудлаев Павел Эдуардович, кандидат физико-математических наук , ведущий методист Отдела методической поддержки педагогов и образовательных организаций АО «Издательство «Просвещение» и Мещанкина Надежда Александровна, ведущий методист редакции русского языка и литературы АО «Издательство «Просвещение» провели деловую беседу по теме “Метапредметные связи и проекты: сделаем уроки интересными”, а также лекции по темам «Преподавание астрономии и физики в современной школе. Курс на TOP 10» для учителей физики и «Особенности подготовки к итоговой аттестации: учимся писать сочинение» для филологов.
Гульнара Чингизовна поработала с заместителями по УВР и ВР по вопросам проектирования адаптированных основных образовательных программ в рамках реализации ФГОС НОО для детей с ОВЗ и умственной отсталостью.
Ответила на индивидуальные вопросы заместителей.
-
Хәтер көне 15.10.2018

15 октябрьдә жөмhүриятебездә Хәтер көне уздырыла. Әйе, 15 октябрь – 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.Без дә мәктәбебездә Хәтер көнен билгеләп үттек.
-
«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә 13.10.2018

«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә. 13 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбендә2 нче очрашу уздырылды. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Гыйлем» командасы әгъзалары һәм КФУның дин белеме кафедрасы студентлары аралашты.
Булат Шәймиев үзенең иҗаты һәм кызыксынулары белән таныштырды, татарча, инглизчә һәм алманча җырлар башкарды, шулай ук телләр белү һәм өйрәнү ысуллары хакында сөйләде. Фәлсәфә һәм фикер тәҗрибәләре турында Николай Финк бәян итте, Георгий Савин исә хәзерге акча системасының килеп чыгышы турында тарихи лекция укыды һәм үз коллекциясендәге төрле тәңкәләр белән таныштырды. Алина Галиәхмәтнең чыгышы фото һәм видео сәнгате турында булды.
«Шимбә мәктәбе» – «Гыйлем» үзәге һәм Актаныш гимназиясе тарафыннан оештырылган белем бирү проекты. Аның максаты – мәктәп укучыларының күзаллавын һәм карашын киңәйтү, белем алуга һәм үзеңне үстерүгә өстәмә мотивация тудыру.







