Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз!!!
30.03.2018
Әлеге минутларда “Актаныш” универсаль спорт комплексында район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе тәмамланды.
Нәтиҗәләр буенча, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында ИСКЕ КОРМАШ мәктәбе - III урында. Котлыйбыз!!!
-
Победители муниципального этапа Республиканского фестиваль-конкурса "Без бергә" 26.03.2018

В номинации "Фотоконкурс" "Родные просторы", 2 место- Юнусова Тансылу
В номинации "Декоративно-прикладное изделие",2 место- Шаймарданова Тансылу, 3 место- Ибрагимова Гульназира, Исламов Гадел, Газизова Ильзира, Гизамов Ибрагим. Поздравляем!
-
"Зарница" хәрби-спорт уены 26.03.2018

23.03. көнне Актанышнын 1нче санлы урта мәктәбе базасында "Зарница" хәрби-спорт уенының район этабы уздырылды. Мәктәбебез укучылары да әлеге чарада актив катнашты. Анда укучылар автомат сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, турникта күтәрелү, отжимание эшләүдә ярыштылар, БВС темасына белемнәрен сынадылар.
-
Чаңгы ярышы 09.03.2018

8 март көнне Актаныш “Бүләк” чаңгы трассасында район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов призына чаңгы ярышлары узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм райондашларыбызны спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә өндәү максатыннан оештырылган әлеге чарада безнең мәктәп укучылары Маннапов Р., Фаррахова Т, Маннапова И. катнашты.
-
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне! 07.03.2018

Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.
Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.
Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телибез.
-
"Ягез әле, егетләр!" 05.03.2018

22 февраль көнне Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан урта һәм зур класслар арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы булды. Анда укучылар ату, автоматны сүтеп - җыю ,турникта тартылу, аркан тарту , тагын бик күп ярыш төрләрендә көч сынаштылар. . Нәтиҗәдә "Барслар" командасы җиңү яулады Афәрин!!!
-
Итоги районного конкурса каллиграфии "Алтын каләм" 12.02.2018

Поздравляем призёров районного конкурса каллиграфии "Алтын каләм":
Среди 3-х классов:
3 место – Зиязетдинова Гузель, учащейся МБОУ «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа», учитель Газизова Д.М.
-
Төп дәүләт имтиханы 10.02.2018

Бүген, 10 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырып карыйлар. Уңышлар телибез!
-
Хәрби-патриотик айлык 08.02.2018

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Гадел Фирдәвис улы план белән таныштырып, алга бурычлар куйды.
-
Йолдызлык -2018 08.02.2018

Иске Кормаш зонасында "Йолдызлык - 2018" фестиваленең беренче туры булып узды. Безнең мәктәп укучылары әлеге чарага ныклы әзерлек белән килеп бик матур чыгыш ясадылар. Балаларның чыгышлары жюри членнарын һәм ата-аналарны да сокландырды. Көчле алкышлар белән икенче турда чыгыш ясаячак укучыларга уңышлар теләделәр.







