Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Бәйрәм дәвам итә 07.03.2023

Бүген 5-7нче һәм 8-11нче класс укучылары арасында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Ягез әле,кызлар" исеме астында бәйгеләр узды. Кызлар командаларга бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Егетләр кызларны бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм чараларын мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитова алып барды.
-
Башлангыч классларда "Ягез әле,кызлар" бәйгесе дәвам итә 07.03.2023

Башлангыч класста укучы кызлар арасында "Ягез әле,кызлар" бәйгесе уткәрелде. Кызлар 3 командага буленеп уңганлыкта, өлгерлектә,осталыкта көч сынаштылар. Һәр класс малайлары кызларны котлап музыкаль номерлар башкардылар. Бәйгене башлангыч класслар укытучысы Кашапова Гөлия Галимулла кызы алып барды.
-
Проект эшләре бәйгесе 07.03.2023

6 март көнне мәктәптә 2-3 нче класс укучылары арасында, куст куләмендә проект эшләре бәйгесе узды.
-
"Солдат альбомы-2023" конкурсы 07.03.2023

"Солдат альбомы-2023" конкурсының "Солдатка хат" номинациясендә 7А классы укучысы Сафина Айгөл катнашып сертификатка ия булды. Укытучысы- Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы. Котлыйбыз!
-
Онлайн-марафон приуроченный ко Дню родного языка 06.03.2023

Учительницы нашей школы Шарипова Гульшат Ахметшаеховна и Муллагалиева Гульназ Кашафовна приняли участие в онлайн-марафоне, приуроченном ко Дню родного языка, и удостоены сертификатом. Поздравляем!
-
"Ягез әле,кызлар" 06.03.2023

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп, март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә бәйрәм чаралары башланып китте. Фотода 1 класс укучылары. Класс җитәкчесе-Айзирә Хәбип кызы Акмалова.
-
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 06.03.2023

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары да катнашты.
Район башлыгы Ленар Зарипов, якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!" дип теләкләрен җиткерде ул һәм Наилә Вәлиеваның "И, хатын-кыз!" шигырен укып китте.
Бәйрәм барышында нәфис затларыбызга дәүләт һәм район бүләкләре тапшырылды. Чара, якташыбыз, эстрада йолдызы Лилия Муллагалиеваның концерты белән дәвам итте. -
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллык юбилее./ЮИД отмечает 50-летний юбилей. 06.03.2023

Бүген “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада мәктәбебезнең 5А классы укучылары Гыйлемов Инсаф, Зарипова Лилиана, Шагалиева Зәлия, Нәзмиев Инсаф катнаштылар.
Сегодня в центре "Яшьлек" состоялось торжественное мероприятие, посвященное 50-летию группы пропагандистов безопасности дорожного движения. В мероприятии приняли участие ученики 5А класса нашей школы Гилемов Инсаф, Зарипова Лилиана, Шагалиева Залия, Назмиев Инсаф.
-
Поздравляем!/ Котлыйбыз! 06.03.2023

6 марта 2023 года в центре “Яшьлек” в ходе большого торжества по случаю 50-летия ЮИД заместитель директора по воспитательной работе нашей школы Вахитова Залина Назифовна награждена Благодарственным письмом Актанышского ГБУ "Безопасность дорожного движения".
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана барышында мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вахитова Зәлинә Назыйф кызы Актаныш “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой" X республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшлэр конкурсы 06.03.2023

Закирова Эльвина, Нуриева Ләйлә, Латыпова Нәзлия, Вәлиева Назлыгөл Яшел Үзән районында узган "Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой" X республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшлэр конкурсында катнаштылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!







