Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы нәтиҗәсе 06.04.2023

5 апрель көнне «Татнефть» компаниясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Алдагы еллардагы кебек үк, компания номинацияләре социаль өлкәләрне үз эченә алган. Бу - «Халыкның социаль катламнарын яклау», «Гаилә, ата-ана һәм бала», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм», «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек», «Мәдәният һәм сәнгать», «Тарихи мирасны саклау», «Әйләнә — тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау», «Яшьләр проектлары» һәм «ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү».
Бу елны «Татнефть» хәйрия фондына тугыз номинация буенча 1594 гариза килгән, алар экспертлар тарафыннан каралган һәм бәяләнгән. Конкурсның идарәче комитеты һәм эксперт бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча 114,2 млн сумлык 122 гариза сайлап алынган. Шулар арасында мәктәбебезнең математика һәм физика фәне укытучысы Зиннатова Зөһрә Рифкать кызының «Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек» номинациясендәге «Эксперимент - яңа белемнәр өчен нигез» дип аталган проекты да җиңү яулады. Әлеге проект нигезендә физика кабинеты лабораториясенә 150 мең сумга яңа җиһазлар алу каралган. Котлыйбыз! -
«Профессионаллар-2023» чемпионаты. 06.04.2023

Бүген Киров мәктәбендә Казан Дәүләт аграр университет белән берлектә «Яшь фермер мәктәбе»нең «Профессионаллар-2023» чемпионаты узды. Әлеге чарада 9-10 класс укучыларыннан торган команда мәктәп данын яклап катнашты. Конкурсантларның авыл хуҗалыгы буенча белемнәрен КДАУ Җир эше кафедрасы доценты Рәзинә Сабирова бәяләде. Очрашу ахырында чемпионат җиңүчеләре билгеләнде, югары уңышларга ирешкән укучыларга бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
-
Язгы экскурсия 04.04.2023

Көтеп алган җылы, язгы матур көннәрнең берсендә 1 нче класс укучылары табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәткә чыктылар.
-
"School Performance" театр фестиваль-конкурсы. / Конкурс-фестиваль школьных театров на английском языке “School Performance”. 04.04.2023

Районда инглиз телендә үткәрелгән "School Performance" театр фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары катнашып "Режиссерлык осталыгының оригинальлеге" номинациясендә җиңүче булдылар. Укытучылары Нуртдинова Р. З., Гараева Р.Х.Котлыйбыз!!!
На прошедшем в районе театральном фестивале-конкурсе на английском языке "School Performance" наши школьники стали победителями в номинации "Оригинльность режиссерского замысла". Руководители Нуртдинова Р. З., Гараева Р.Х.Поздравляем!!!
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре./ Итоги научно-практической конфернции "Язык-зеркало души". 03.04.2023

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Укытучылар өчен авторлык программалары” юнәлеше буенча призер дипломына ия булды. Котлыйбыз!
Учитель родного языка и литератур нашей школы Муллагалиева Гульназ Кашаповна стала обладателем диплома призера межрайонной научно-практической конференции “Язык-зеркало души”, организованной “Сармановской гимназией” Сармановского муниципального района по направлению “Авторское программное обеспечение для учителей" .Поздравляем!
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре. 03.04.2023

Мәктәбебезнең 1 нче класс укучысы Уразаева Элина Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Татар җыры” юнәлеше буенча призер дипломына ия булды.Җитәкчесе Айзирә Хәбип кызы Акмалова. Котлыйбыз!
-
“Тел – күңел көзгесе” фәнни-тикшеренү конференциясе нәтиҗәләре. 03.04.2023

Мәктәбебезнең 5А классы укучылары: Шагалиева Язилә, Салихов Фаил, Нургалиева Язилә, Имамов Әмир, Зарипова Лилиана, Закирова Элина, Дәуләтов Ильмир, Галин Ильяс, Гыйлемов Ильяс Сарман муниципаль районы “Сарман гимназиясе” тарафыннан оештырылган “Тел – күңел көзгесе” районара фәнни-гамәли конференциясенең “Тел турында авторлык шигырь”юнәлеше буенча лауреат, 8класс укучысы Латипова Нәзлия "Сәнгатле сөйләм" юнәлеше буенча призер дипломына ия булдылар.Җитәкчеләре:мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева. Котлыйбыз!!!
-
Школьная волейбольная лига 02.04.2023

Юноши нашей школы приняли участие на зональном этапе школьной волейбольной лиги РТ
-
Әтиләр советы утырышы 30.03.2023

Бүген мәктәбебездә район Әтиләр Советының чираттагы утырышы узды. Әлеге тәрбияви чарада район мәктәпләре директорлары, Әтиләр Советы рәисләре, район мәгариф идарәсе җитәкчелеге катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 28.03.2023

27 март көнне мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Биредә Актаныш технологик техникумы җитәкчесе, "Ихлас" үзәгеннән психолог, Әнәк А/Ф җитәкчесе, ГАИ инспекторы катнаштылар. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.







