Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Результаты муниципальной олимпиады по татарскому языку./ Татар теле фәненнән муниципаль олимпиада нәтиҗәләре. 22.03.2023

21 март көнне 3 класс укучылары Кашапова Зилә һәм Фәтхетдинова Нәзилә башлангыч класс укучылары арасында татар теле фәненнән узган муниципаль олимпиадада призер булдылар. Укытучылары: Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
21 марта учащиеся 3 класса Кашапова Зиля и Фатхутдинова Назиля стали призёрами на муниципальной олимпиаде по татарскому языку среди учащихся начальных классов. Учитель: Давлетова Зульфия Фоатовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Профориентация юнәлеше 22.03.2023

Минзәлә урман хуҗалыгы Калинин участогы урманчысы Насыйров Рүзил Данил улы профориентация юнәлеше буенча 9 класс укучылары белән очрашты. Урманчы профессиясе белән якыннан таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Очрашу чыгарылыш класс укучылары өчен файдалы һәм кызыклы булды.
-
Ватанпәрвәрлек конкурсында зур җиңүләр 21.03.2023

Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы быел 1-19нчы февраль көннәрендә оештырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды, 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.
“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты.
Мәктәбебезнең 7А классы укучысы Айгөл Сафина "Солдатка хат" номинациясендә җиңүче булды.
Айгөл Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган бүләкләү тантанасында катнашты. Җиңүче укучылар Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Җитәкчесе Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызын һәм Айгөлне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!! -
Кошлар -безнең якын дуслар! 21.03.2023

Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Кошлар - табигать сакчылары. Укучылар "Кошлар - безнең якын дуслар!" темасына проект эшләделәр. Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат тупладылар, алар кошларны якларга һәм сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
Халыкара урман көне 21.03.2023

Быелгы уку елыннан мәктәптә урманчылар классы ачылды. Халыкара урман көне уңаеннан мәктәбебезнең урманчылар классы Минзәлә урман хуҗалыгы Калинин участогы урманчысы Насыйров Рүзил Данил улы белән очрашты. Урманнарыбызны саклауда укучыларыбызның өлеше зур булыр дип ышанабыз!
-
Публикация учащихся в газете «Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» газетасында укучыларның иҗаты 21.03.2023

В номере 10 Республиканской детско-юношеской газеты «Көмеш кыңгырау» от 18 марта 2023 года был опубликован рассказ ученицы1 класса нашей школы Макаровой Аделины «Весенние ручьи». Молодец, Аделина!
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының 2023 елның 18 мартында чыккан 10 номерлы санында безнең мәктәпнең 1 класс укучысы Макарова Аделинаның «Гөрләвекләр вакыты» дип аталган хикәясе басылып чыкты. Афәрин, Аделина!
-
Математика фәненнән муниципаль олимпиада нәтиҗәләре. 21.03.2023

3 класс укучылары Кашапова Зилә һәм Хоснетдинов Рөстәм башлангыч класс укучылары арасында математика фәненнән узган муниципаль олимпиадада призер булдылар. Укытучылары: Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы. Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар теләп калабыз!
-
"Сәламәт педагог-сәламәт бала" проекты. 20.03.2023

"Сәламәт педагог-сәламәт бала" проекты кысаларында "Сандугач" балалар бакчасы зурлар төркеме балалары мәктәпнең 1нче класс укучылары белән тәрбияви,кызыклы чара үтте.Сәламәт кеше-бәхетле кеше. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аеруча зур: алар һәртөрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр,чыныгу алалар,үзләрендә көч,җитезлек,тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.
-
Юллар игътибар таләп итә! 20.03.2023

Мәктәбебезнең Яшь юл инспекторлары отряды җитәкчеләре Вахитова Зәлинә Назыйф кызы җитәкчелегендә "Сандугач" балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме нәниләре белән очрашты. Нәниләребез юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, кызыклы уеннарда үз белемнәрен сынадылар. Балаларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
-
Татар теле укытучыларының төбәкара семинары 20.03.2023

17 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының төбәкара семинары “Заман шартларында милли тәрбия бирү” исеме астында узды. Тәҗрибә уртаклашу һәм туплау чарасына Тукай, Минзәлә, Мөслим һәм Башкортостан Республикасының Бакалы, Илеш һәм әлбәттә, үзебезнең районнан филологдар җыелган иде.Семинар Байсар мәктәбенең тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен туплаган, чал тарихлы музее белән танышудан башланып китте.Укытучылар ачык дәрес,проект яклау кебек чараларда катнашты. Соңыннан укучылар тарафыннан әзерләнгән бик матур эчтәлекле мәдәни программа кысаларында әзерләнгән – танылган драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карап үттеләр.







