Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
И туган тел, и матур тел... 24.04.2023

Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Шул уңайдан китапханәдә "И туган тел, и матур тел... " исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!
-
Экологик дәрес 22.04.2023

Биология һәм химия укытучысы Вагизова А.М. 7А, 8,10 класс укучылар белән экологик дәрес үткәрде.
-
Китапханәчеләр семинары 21.04.2023

20 апрель көнне Киров мәктәбендә китапханәчеләрнең районкүләм семинары узды. Мәктәп китапханәчеләре "Балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популяштыруның яңа идеяларе һәм формалары" темасына тәҗрибә уртаклаштылар. Күренекле якташыбыз Ләбиб Лерон белән очраштылар.
-
Өмә./Субботник. 21.04.2023

Укучылар мәктәп бакчасында өмәдә.
-
Зарница 19.04.2023

В районном военно-спортивном конкурсе "Зарница-2023" команда нашей школы заняла 3 место! Поздравляем!
-
VIII республикакүләм "Фоат Садриев укулары - 2023" фәнни-гамәли конференциясе 17.04.2023

14 апрель көнне Мөслим гимназиясендә VIII республикакүләм "Фоат Садриев укулары - 2023" фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада ТР Язучылар Союзы әгъзасы, язучы Фоат Садриев, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рафкать Шаһиев, ТР Язучылар берлеге әгъзалары язучы Минзифа Әхмәтшина, шагыйрә Лилия Садриева, "Авыл утлары" газетасы баш мөхәррире Р. Авзалова; Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, методистлар һәм башка мөхтәрәм затлар катнашты һәм укучыларның эшләренә гадел бәя бирделәр. Конференциядә мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары Закирова Эльза һәм Нуртдинова Инзилә "Якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, призер булдылар, Диплом һәм бүләккә ия булдылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
-
Спорт яңалыклары 15.04.2023

14 апрель көнне Минзәлә районы Калтак урта мәктәбендә районара татар көрәш буенча ачык турнир уздырылды. Пучы мәктәбе командасы көрәшчеләре әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Хөснетдинов Рөстәм (28 кг) - 1 урын
Салихов Фаяз (40 кг) - 1 урын
Кашапов Айрат (50 кг) - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид (28 кг) - 2 урын
Вахитов Ислам (40 кг) - 2 урын
Шәмсиев Ильяс (50 кг) - 3 урын
Әмиров Самат - "Махсус бүләк"кә лаек булды!
Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
Көрәшчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз! -
Агач утырту өмәсе 15.04.2023

15 апрель көнне Пучы авылы "Ленин паркы"нда агач утырту өмәсе узды. Бу өмәдә мәктәп укучылары актив катнашты.
-
Китапханәгә экскурсия 14.04.2023

14 апрель көнне мәктәпнең 1 класс укучылары класс җитәкчесе белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче балаларны актив укучылары булырга чакырды. Укучылар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, аннан соң үзләренә ошаган китапны сайлап, иллюстрацияләр карадылар һәм шигырьләр укыдылар.
-
"Тисби-Олимп" 14.04.2023

Поздравляем ученика 9А класса Муллагалиева Азата за участие во Всероссийской предметной олимпиаде для учащихся 9-11 классов "Тисби-Олимп" по предмету Татарский язык. Учитель- Муллагалиева Гульназ Кашафовна.Поздравляем, желаем дальнейших успехов!







