Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз 28.01.2023

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр! Безнең егетләр барысын да булдыра. Интернатыбызның 10 класс егетләре һәр эшкә дә оста. Тәмледән тәмле кыстыбый, пицца пешерү серләрен дә беләләр. Тәрбиячеләре Миләүшә Хаҗиева белән һәрвакыт тәмледән-тәмле камыр ашлары пешерә алар.
-
"Адымнар-Алабуга" полилингваль белем бирү комплексында узучы семинарда 28.01.2023

Гимназиябезнең методик һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Илиза Энгель кызы Ахунова, төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел бүген "Адымнар-Алабуга" полилингваль белем бирү комплексында узучы семинарда катнаша.Телләрне өйрәнүдә дәрестән тыш эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклашалар, методик эшчәнлек буенча яңалыклар белән танышалар.
-
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова – "Ел җитәкчесе" 28.01.2023

Актаныш районының 2022 ел йомгакларына багышланган алдынгылар слетында һәр тармакның алдынгылары, үз хезмәтенең осталары бүләкләнде. Тагын бер сөенечебез – гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова "Ел җитәкчесе" номинациясендә җиңү яулады. Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов Венера Хәмәтнәсыйх кызына рәхмәт белдереп, "Үз һөнәренең остасы" билгесен һәм акчалата бүләк тапшырды.
Венера Хәмәтнәсыйховна, Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә күркәм эшчәнлек һәм уңышлар телибез! -
Безнең җиңү! 28.01.2023

2022 ел нәтиҗәләре буенча база мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешеп, гимназиябез 1 урын яулады. Актаныш районының 2022 ел нәтиҗәләре буенча узган "Алдынгылар слеты"нда Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага җиңүче дипломын тапшырды.
-
"Ак нур" 28.01.2023

Гимназиябезнең "Ак нур" бию ансамбленең зурлар төркеме хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтанова җитәкчелегендә "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә.
-
Истәлекле дата: «Блокада карлыгачы» онлайн акциясе 27.01.2023

27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн.
Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел тулды. Шул уңайдан, 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Быел яшь петербурглылар берлегенең “Блокада карлыгачы” онлайн-акциясе Бөек Ватан сугышы елларында укытучылар күрсәткән батырлыкларга багышлана. Әлеге тарихи акциягә гимназиябез укучылары да кушылды. -
"Тату сыйныф серләре" (зона этабына әзерлек) 26.01.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ата-аналар "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабына әзерләнә.
-
"Ак җилкән" 26.01.2023

"Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны басмага әзерләнә.
- Язмаларны полосаларга салу, вёрсткадан матур гына фотомизгел. Шунда ук чираттагы утырышыбызны үткәрдек, - ди, гимназиябезнең өстәмә белем бирү педагогы Юлай Низаев -
"Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерлек 26.01.2023

Гимназиябезнең төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерләнә. Румия Данис кызы әлеге конкурсның район этабында "Педагогик дебют" номинациясендә җиңү яулаган иде.
-
«Мирах» интеллектуаль клубы уены 26.01.2023

6 сыйныф укучылары белән «Мирах» интеллектуаль клубы уенын «Сәләт-Ялкын» клубы президенты Ләйлә Рафак улы Минһаҗева үткәрде.
















