Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
С.А.Лившиц белән очрашу 02.11.2021

Бүген, 2 ноябрь көнне, доцент, техник фәннәр кандидаты, КДЭУның укыту эшләре буенча кафедра мөдире урынбасары, БДИ эшен тикшерү буенча республика фән комиссиясе эксперты Семен Александрович Лившиц математика укытучылары өчен видеоконференция үткәрде. Математика буенча БДИда үзгәрешләр турында фикер алыштылар, имтиханның 1 һәм 2 өлешләренә кагылышлы биремнәр карадылар.
-
Мастер-класс 02.11.2021

Бүген информатика укытучысы Хусаинов Ленар Наил улы укытучыларыбызны видеомонтаж үткәрү өчен Adobe Premiere программасы белән таныштырды. Мастер-класс вакытында укытучылар үзләренең кечкенә генә роликларын да эшләп карадылар.
-
Уку алдынгыларын котлыйбыз! 01.11.2021

1 чирекне "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган уку алдынгыларыбызны котлыйбыз:
5а классы Галиуллина Ильфина Филүс кызы
Гарипов Сөләйман Рамил улы
Загертдинова Эльвина Илшат кызы
6а классы Закирова Камилә Риназ кызы
Ильясова Энҗе Илнур кызы
Харисова Гүзәл Ильяс кызы
6б классы Адиятуллина Эделина Илназ кызы
Бикимова Камилә Юлай кызы
Хафизова Эвелина Илвир кызы
7а классы Шакирова Лиана Илһам кызы
7б классы Әмирова Азалия Айзат кызы
Маликова Азалия Илназ кызы
7в классы Салахова Эвелина Вилсур кызы
Төхбатуллина Камилә Рәмис кызы
Хәҗиев Румил Рөстәм улы
7д классы Хаматшина Әдилә Фаиз кызы
8а классы Әмирханова Рәмилә Илһам кызы
Ибраһимова Алия Илһам кызы
Чекалин Гадел Альберт улы
8в классы Әхмәтҗанова Алҗбина Ленар кызы
9б классы Гилаев Айнур Айдар улы.
Афәрин, кызлар, егетләр!
-
Юбилей 29.10.2021

Бүген "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
Шаян ТВ 28.10.2021

"Шаян ТВ" белән гимназистлар арасында дустанә мөнәсәбәт, ихласлылык, бер-береңә карата хөрмәт һәм хезмәттәшлек хисләре хөкем итә. Кунагыбыз Хәбибуллина Фирүзә Марсил кызы катнашында узган күңелле очрашу - моның ачык мисалы. Тәрбияле, укымышлы, талантлы балалар белән «ШАЯН ТВ» каналының эшлисе уртак проектлары алда әле
-
"Мин матурлык эзлим" 26.10.2021

Татарстан һәм Башкортостан республикалары буйлап "Мин матурлык эзлим" дип аталган марафон сәяхәтчеләре Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында тукталды. Автомарафонны оештыручы - "Китап" милли радиосы @kitap_fm. "Китап"лы бәйрәмдә гимназия укучылары да катнашты. Алар күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләде.
-
Дәрдемәндкә багышланган күргәзмә 22.10.2021

Гимназиянең 6 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә, Татар китабы йортында оештырылган Дәрдемәндкә багышланган күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясап кайттылар. Бәйрәмдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов белән Зөфәр Рәмиев, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Тукай бүләге иясе, язучы, тәрҗемәче, Дәрдемәндне өйрәнүче Лирон Хәмидуллин, Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры, халыкара бәйгеләр җиңүчесе Ильяс Камал, рәссам, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
-
Мин - гимназист! 15.10.2021

октябрь 2021 нче ел.
Әлеге көн 5 нче сыйныф укучылары хәтерендә иң якты, иң күңелле, горурлык белән искә алырлык хәтирә булып сакланыр. Бүген алар тантаналы шартларда гимназистлыкка кабул ителделәр. Бер-берсенә ышанычлы дус, гомерлек терәк булырга, милләтенең тарихын белергә һәм аңа хезмәт итәргә, әхлак нормаларын сакларга, үзләрен сүздә түгел, эштә күрсәтергә, гимназист исеме белән горурланырга, гимназия данын якларга, уңышларын арттырырга сүз бирделәр. -
Гимназиядә сәламәтлек көне 14.10.2021

Гимназиядә сәламәтлек көне. СӘЛАМӘТЛЕК - кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала, тормыштан ямь таба, шаяра, хыяллана. "Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучылары бүген сәламәт булуга таба алга бер адым ясадылар.
-
"Старт"та мастер-класс 12.10.2021

12 нче октябрь көнне Казан Федераль Университеты базасында "Старт" дип аталган педагогик мәктәптә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы катнашты. Бирегә республиканың иң көчле укытучылары жыелган иде. Чулпан Рәмзил кызы студентлар һәм университет мөгаллимнәре өчен мастер-класс үткәрде, методик остаханә эшчәнлеген оештырды















