Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Район китапханәсендә 17.03.2022

10 сыйныф укучылары бүген район үзәк китапханәсендә 2022 ел - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына багышланган чарада катнаштылар.
-
Волейболчы кызлар – җиңүчеләребез! 16.03.2022

Гимназиябез кызлары Алинә Габдуллина, Айзилә Арсланова(10 А), Таңсылу Фәррахова(10 В) волейбол командасы районның хатын-кызлар җыелма волейбол командасы составында уйный башлады. Башкортостанның Илеш районының Югары Яркәй авылында 15 март көнне узган волейбол ярышында район данын яклап, җиңүгә иреште алар. Афәрин! Кызларыбызны, тренерлары Ленар Ибнеевны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Биергә әзерләнәбез 16.03.2022

Сыйфатлы бию кую, сәхнәгә әзерләп чыгару өчен күпме вакыт кирәк дип уйлыйсыз? Үзегез исәпләп карагыз: Актаныш гимназиясенең 10-11 сыйныф укучылары хореограф Миләүшә Солтанова җитәкчелегендә инде бүгеннән үк "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә вальс биергә әзерләнә.
-
“Шоферлар” командасы укучылары иң ышанычлы юлчылар! 16.03.2022

5А, 5В, 5Г сыйныфы укучылары бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын!” викторинасында юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үз белемнәрен сынадылар. “Куркынычсыз юл” өстәмә дәресләр укытучысы Айзилә Әмирова укучыларның белемнәрен һөнәри яктан бәяләү өчен жюрига “Юл хәрәкәте иминлеге” Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыеваны чакырган иде.
Һәр бирем укучылар өчен мавыктыргыч итеп төзелгән, һәр дөрес җавап өчен командага фишкалар бирелде. “Юл билгеләре”, “Светофор”, “Шоферлар” командалары - һәр кайсы бик актив булды. “Шоферлар” командасы җиңү яуласа да, “Юл билгеләре”, “Светофор”лар да алардан азга гына калышты. Молодцы, булдырдыгыз, нәни юлчыларыбыз!
-
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү юнәлеше бәйгесе җиңүчеләребез 15.03.2022

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча һөнәри конкурста катнашучы хезмәттәшләребез Әмирова Айзилә Наил кызын, Аграпова Миләүшә Рәдис кызын, Хәсәнов Рәмис Илгиз улын, Халиуллина Мария Владимировнаны җиңүләре белән тәбриклибез!
-
"Тархан" 15.03.2022

Зилия Мансурова бүген Казан шәһәрендә иҗади бәйгенең ярымфиналында катнаша. "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсында уңышлар телибез, Зилия!
-
Шәхси проектлар яклау 15.03.2022

Гимназиядә 10 марттан 21 мартка кадәр укучылар үзләренең еллык күзәтү һәм тикшерү алымнарына нигезләнгән шәхси проектларын 10 секциядә яклыйлар. Бүген, 15 нче март көнне укучылар психология, физкультура, тормыш иминлеге фәне секцияләрендә үз эшләрен тәкъдим итә.
-
"Онытмаска иде үткәннәрне" 15.03.2022

"Пушкин картасы" билетлары белән, 82 укучыбыз бүген "Онытмаска иде үткәннәрне" спектаклен тамаша кылып кайтты.
-
Интернатта 15.03.2022

Бүген егетләр интернатында 10 класс укучылары "Оливье" салаты эшләп, иптәшләрен сыйлады.
-
Гөлияне котлыйбыз 14.03.2022

Чаллы шәһәрендә узган "Музыкальный звездопад" конкурсында 9а классы укучысы Загертдинова Гөлия 1 дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
















