Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
31.12.2026

ГИМНАЗИЯ-ПОБЕДИТЕЛЬ ГРАНТА "ФИЗИКО-МАТЕМАТИЧЕСКИЙ ПРОРЫВ В ШКОЛЕ-2025"
-
"Горячая линия" на период подготовки и проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2025/2026 учебном году 06.05.2026

Список номеров «горячей линии» в Республике Татарстан:
8(843)294-95-06 – отдел общего образования и итоговой аттестации обучающихся Министерства образования и науки Республики Татарстан (вопросы, касающиеся единого государственного экзамена);
8(843)294-95-62 – отдел общего образования и итоговой аттестации обучающихся Министерства образования и науки Республики Татарстан (вопросы, касающиеся основного государственного экзамена, государственного выпускного экзамена);
8(843)237-74-36 - Департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан.
Режим работы телефонов «горячей линии» в Республике Татарстан: с 9.00 часов до 18.00 часов (понедельник - пятница, за исключением нерабочих праздничных дней).
Список номеров муниципальной «горячей линии» в Актанышском муниципальном районе:
8(85552) 3-44-70 - "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Республики Татарстан;
8(85552) 3-44-29 – информационно – методический отдел "Управления образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района Республики Татарстан.
Режим работы телефонов муниципальной «горячей линии» в Актанышском муниципальном районе: с 7.30 часов до 16.15 часов (понедельник - пятница, за исключением нерабочих праздничных дней).
-
МӘДӘНИ МИРАС 28.02.2026

МӘДӘНИ МИРАС: Гимназиябезнең 5-11 сыйныф укучылары бүген "Риваять" этно – төркеменең “Моң сандыгы” интерактив-программасын тамаша кылды.
Коллектив җитәкчесе Руслан Габитов – Актаныш егете. Актанышларга хас киңкырлы талант иясе. “Риваять” төркеме оешуга быел 15 ел була. Төркемдә үндүрт кеше эшли. Иң яшь артист Ильяска 18 яшь, ә иң олысы Айдар абыйга 52 яшь икән.
Артистлар тере тавышка җырлап, биеп, борынгы уен коралларында – кубыз, думбра, озын курайлар, бәрмә уен коралларында уйнап, укучыларны да моң патшалыгына алып кереп киттеләр.
Балалар курай, думбра, таш, сыбызгы, сорнай, кубыз, кыл-кубыз, музыкаль суган, дунгур һәм барабан кебек борынгы музыка кораллары белән танышты.
Уен коралларын танып белү викторинасы аша укучыларыбызны сәхнәгә дәшеп, уен коралларында уйнау тәртибен аңлатып, уйнатып карап, укучылардан торган “Алга” этно төркемен оештырып, аларның беренче чыгышларын да оештырдылар артистларыбыз. Сәхнәдә тоту күнекмәләренә өйрәтеп, мастер-класс күрсәттеләр. -
ЛАЕКЛЫ ҖИҢҮ:ГИМНАЗИЯБЕЗНЕҢ “ТҮБӘТӘЙ” КВН КОМАНДАСЫ 1 УРЫН ЯУЛАДЫ! 27.02.2026

Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Актаныш полилингваль мәктәпләре арасында узган КВН ярышында
гимназиябез укучылары “Түбәтәй” командасы белән катнашты.
Алабуга-"Пәрәмәч",
Түбән Кама-"Алга",
Чаллы-"Әрсезләр"
командалары белән көч сынашты алар.
Әлеге уен төренең үз кануннары. Шаянлыкта, тапкырлыкта юмор аша үз осталыгыңны күрсәтү - безнең өчен яңа жанр. Һәр биремгә әзерлек, киемнәр, атрибутика сайлау, сценарий язу, артистизм, шаян биюләр әзерләү укучылардан да, педагог-оештыручы Ильвира Валерий кызы Галиева, хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтановадан да зур көч, тапталмаган яңа идеялар-фикерләр һәм зур җаваплылык сорады.
Визитка, разминка, өй эше кебек биремнәргә әзерлектә һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә күп мәгънә салынды. Җор теллелек, тапкырлык, шаянлык мимик хәрәкәтләрдә дә чагылыш тапты.
"Түбәтәй" командабыз ярышта I урын яулап, гимназиябез данын яклады. Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
"Мунча ташы" театры артисты Гамил Әсхадулла истәлеккә театраль мендәр һәм китаплар да бүләк итте.
Афәрин, квнчыларыбыз! -
ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК 25.02.2026

ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК: гимназиябезнең 9-11 сыйныф укучылары хәрби-патриотик рухтагы «Допризывник» ярышларында катнашты.
Ике көн дәвам иткән ярышларда укучылар автоматны сүтү-җыю, озынлыкка сикерү һәм тартылу күнегүләрендә үз осталыкларын күрсәтте. -
XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә! 24.02.2026

XXXVI "Мавыктыргыч математика" бәйрәме - гимназиябездә!
22 февраль көнне гимназиябез математика бәйрәменә яшь математикларны берләштерде. Бөтенроссия бәйрәмендә гимназиябезнең, Актанышның 2 нче һәм Байсар мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты.
Программа эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды: балалар математик олимпиадаларда белемнәрен сынап кына калмадылар, математик логик уеннарда да зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Көн катнашучыларны теркәгәннән һәм төркемнәргә билгеләгәннән соң, 6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен олимпиадалар башланды.
Катнашучылар стандарт булмаган мәсьәләләрне мантыйк, зирәклек һәм иҗади якын килүне күрсәтеп чиштеләр.
Математик уеннар белән мавыктыргыч мәйданчык яшь математикларга шулай ук ошады. Укучылар киеренке уку атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итте, күңелле интеллектуаль эстафеталарда ярышты.Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы актив катнашуы һәм белемгә омтылуы өчен грамота белән бүләкләнде. Аеруча зур уңышларга ирешкән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Математический праздник — соревнование ума и логики! 22.02.2026

Математический праздник — соревнование ума и логики!
Дорогие ученики, учителя и родители!
Приглашаем вас на увлекательный Математический праздник, где каждый сможет проверить свои силы в решении нестандартных задач и окунуться в мир увлекательных головоломок!
Дата: 22 февраля 2026 года
Время: 09.30–14:00
Место: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей»
Адрес: РТ, с. Актаныш, ул. Аэропортовская 3А корпус 1.
Ссылка на регистрацию https://olympiads.mccme.ru/matprazdnik/
Код школы sch163075
Для кого это?
·Ученики 1–9 классов — проверьте свои силы, откройте новые грани математики, получите заряд вдохновения!
·Учителя — наблюдайте за ходом соревнований, обменивайтесь опытом, находите идеи для уроков.
·Родители — поддержите своих юных математиков и убедитесь: математика может быть захватывающей!
Программа мероприятия
09.30-10.00 –Выставка математических проектов
10:00–12:00 — Олимпиада
·индивидуальные задания на логику и смекалку;
·задачи разного уровня сложности — для каждого найдётся подходящая;
·возможность продемонстрировать математическую эрудицию и получить приз.
12:00–13:30 — Игротека
Приглашаем всех желающих окунуться в атмосферу интеллектуальных развлечений!
Вас ждут:
1. Танграм — сборка фигур из геометрических элементов: тренируем пространственное мышление.
2. Магический квадрат — заполняем ячейки так, чтобы суммы по строкам, столбцам и диагоналям совпадали.
3. Головоломки с верёвками и бумагой — нестандартные задачи на ловкость рук и логику.
4. «Математическая переправа» — командная игра на стратегическое планирование.
5. Логическое лото — быстрота реакции и умение находить закономерности.
6. Металлическая головоломка «Петельки» — испытание для самых настойчивых: распутываем хитросплетения!
13:30–14:00 — Награждение
·поздравления победителей олимпиады и активных участников игротеки.;
Почему стоит прийти?
·Прокачать мозг: решайте задачи, которые не встречаются в учебниках.
·Почувствовать азарт: соревнуйтесь с друзьями и одноклассниками.
·Получить призы: дипломы, сертификаты, памятные подарки ждут лучших!
·Провести время с пользой: 4 часа интеллектуального драйва без гаджетов.
Как принять участие?
1. Для участников олимпиады: пройти регистрацию с 10 февраля. Ссылка будет размещена на сайте гимназии.
Важные детали:
·Что взять с собой: ручку, блокнот, хорошее настроение.
·Для игротеки: всё необходимое оборудование предоставим.
·Безопасность: соблюдаем все необходимые нормы.
·Фото и видеосъёмка: будет вестись для отчётности и публикации соцсетях (с согласия родителей). Освещение мероприятия в группе Гимназии https://web.max.ru/-69528855942532
Не упустите шанс стать частью самого умного праздника года!
Математика — это не цифры, а приключения. Готовы к вызову?
Контакты для справок:
Амерзьянова Юлия Валентиновна, заместитель директора по методической и инновационной работе. тел. 89270410506 -
Тәбриклибез! 18.02.2026

Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан үткәрелгән район спартакиадасында җиңүче укытучыларны тәбриклибез!
Шахмат: Рузилә Гарипова - 3;
Бадминтон: Резеда Маликова - 2;
Ятып гәүдәне күтәрү: Фәйрүзә Ганиева - 1;
Шорт-трек: Миләүшә Солтанова - 3;
Кул көрәше: Гөлназ Солтанова - 3 урын! -
«МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ» – ЛЕНАР ШӘЕХ БЕЛӘН ОЧРАШУ 14.02.2026

«МӘҢГЕЛЕК БАЛАЧАК ИЛЕНДӘ» – ЛЕНАР ШӘЕХ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Гимназиябездә бүген – 13 февраль көнне якташ язучыбыз, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу кичәсе узды. Әдәби кичәгә гимназиябезнең 2-4 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны якташыбыз Ленар Шәех белән таныштырып, кичәне ачып җибәрде. Китапханәче-педагог Эльвира Мәүләветдин кызы Исламова кичәне бик эчтәлек итеп алып барды. Укучылар сыйныфларда, алдан ук, шагыйрь иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен ятладылар. Үзләре дә шигырь һәм хикәя иҗат итеп, бүген аны шагыйрь абыйларына сөйләп тә күрсәттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларны авторга юлладылар.
Гимназиябезнең музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина Ленар Шәех сүзләренә язылган җыр белән кичәне тагын да күркәмләндерде.
Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның шигырьләрен сөйләделәр.
Укучылар язучы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга эчтәлекле җаваплар да ала алдылар. Әлеге җылы һәм истәлекле очрашудан соң, балалар шагыйрь белән истәлеккә фотога да төштеләр.Ленар Миңнемөһим улы Шәехов — татар шагыйре, журналист; галим. РФ Журналистлар, Татарстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе, «Евразия иҗат гильдиясе», Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе , ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2026

Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме!
1 сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар.
















