Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Татар теле атналыгы 21.10.2016

17.10-22.10.2016 көннәрендә мәктәп күләмендә укыту- тәрбия планы нигезендә татар теле атналыгы үткәрелде. Атналыкта IX класс укучылары катнашында "Башваткыч" уены, VI классларда "Синоним һәм антоним сыйфатлар" темасына ачык дәрес үткәрелде. "Башваткыч" уенында IX класс укучысы Латипов Д. җиңүче дип табылды. Атналыкны бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.
-
"Математик карусель" нәтиҗәләре 19.10.2016

Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте. Безнең мәктәп укучыларыннан торган команда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында лаеклы II урынны яуладылар. Команда составында: Камалаов Булат – 5 класс, Гилванов Айдар – 6 класс, Исламов Ильмир – 6 класс. Укытучылары: Д.М.Шәвәлиев, Р.Д.Гарипова. Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны уңышлары белән котлыйм. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калам!
Чыганак: "Dilus сайты" ( http://dilus-19.web-box.ru/ )
-
"Киләчәккә билет" конкурсы 17.10.2016

Район күләмендә үткәрелгән "Киләчәккә билет" конкурсының "Рәсем" номинациясендә мәктәбебездән Фаррахова Гөлсылу үзенең киләчәктәге профессиясен рәсемгә төшереп, эше 3 урынга лаек булды.Җитәкчесе:Л.Н.Шайдуллина
"Иншалар" номинациясендә 6 класс укучысы Гилванов Айдар 7 урын алды.Җитәкчесе:Ч.И.Ахметова
-
Математикадан ачык дәрес 14.10.2016

Математика-информатика атналыгы дәвам итә.Бүген 7 класста математика фәненнән ачык дәрес үтте.Дәрес бик эшлекле барды, укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
Математика-информатика атналыгы 13.10.2016

10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр мәктәптә математика атналыгы дип игълан ителде.
Атналык кысаларында, ягъни бүген "Үз уен" исеме астында укучылар ике командага бүленеп ярыштылар, көчләрен сынадылар.Уен азагында җиңүче команда билгеләнде.Оештырды математика укытучысы Д.М.Шавалиев.
-
"Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" фотоконкурс 13.10.2016

Районда өлкәннәр декадасы уңаеннан "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" темасына фоторәсемнәр конкурсы уздырылды.Бәйгегә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.Шайдуллина Ильвина, Әхмәтова Айзилә, Шайдуллин Гамил җиңүче грамоталары белән бүләкләнделәр.Җитәкчеләре:Э.Ф.Гарипова.Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Надо жить честно!" рәсем конкурсы 11.10.2016

Район күләмендә коррупциягә каршы уздырылган рәсем конкурсында укучылар актив катнаштылар.
Галләмова Зәлия- 2 урын, Исламова Әдилә- 4 урын, Ахметова Ленара-6 урын.Җитәкчеләре:Шәйдуллина Л.Н.Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Хәтер вахтасы узды 07.10.2016

6 нчы октябрьдә район мәдәният йортында Хәтер вахтасы уздырылды.Аларның төп максаты- районнан сугышка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнарның яуда вафат булуларын, исемнәрен ачыклап, төп документны балаларына яки якын туганнарына тапшыру.
-
Өлкәннәр белән очрашу 06.10.2016

6 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучылар, өлкәннәр белән очрашу уздырылды.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

5 октябрь көнне Актаныш мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды.Бәйрәмгә барлык укытучыларда катнашты.Мәктәбебездән башлангыч класслар укытучысы Гарипова Э.Ф.мәгариф идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.Информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев "Ел укытучысы-2016" бәйгесендә "Һөнәренә мәхәббәт" номинациясендә җиңүче. Котлыйбыз! Уңышлар телибез!














