Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Сабантуй" газетасы призына көрәш ярышы 20.02.2017

2001-2002 нче елгы яшүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына оештырылган республика күләм көрәш ярышында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ III урын яулады. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз!!!
-
Муса Җәлилнең туган көне 16.02.2017

15 нче февраль көнне мәктәптә татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил-үлмәс шагыйрь" исемендәге музыкаль- әдәби кичә узды.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, белемнәрен ныгыттылар.Тормыш юлы, иҗатына багышланган видео, презентация карадылар.
-
"Изге Вәли" көне 16.02.2017

Мәктәптә 14 нче февраль көнне "Изге Вәли" көне билгеләп үтелде.Укучылар төрле бәйгеләрдә үз көчләрен сынадылар.Чараны күңелле итеп, инглиз теле укытучысы А.С.Мардамшина үткәрде.
-
"Йолдызлык-2017" 15.02.2017

13, 14 нче февраль көннәрендә "Йолдызлык-2017" сәнгать фестиваленең муниципаль туры узды.Безнең мәктәп укучылары ялгыз җыр, вокал-ансамбль, татар биюе, конферанс номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2017

Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне безнең мәктәптә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәме - "Әлифба" бәйрәме үтте. Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Кичәдә әти-әниләр белән беррәттән 1 нче сыйныф укучыларының әбиләре дә кунак булдылар. Бәйрәмнән соң 1 нче сыйныф укучыларын 1 атналык традицион каникул көтә. Бәйрәмне башлангыч сыйныфлар укытучысы Айсылу Фәрит кызы Хисамова оештырды.
-
Парламент сәгате 10.02.2017

<span pt="" sans',="" sans-serif;="" font-size:="" 13px;="" line-height:="" 16px;"="">Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә парламент дәресе үтте. Укучылар белән берлектә үткәрелгән ачык парламент дәресендә авыл башлыгы Резеда Рәдис кызы Ямалова катнашып, чыгыш ясады. Дәрес барышында укучылар да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ачык чараны җәмгыять белеме укытучысы Диләфрүз Йосып кызы Исламова үткәрде.
-
"Шәп әйдаман-2017" 07.02.2017

"Шәп әйдаман-2017" бәйгесенең мәктәп туры үтте. Кызлар үзләренең көчләрен сынадылар. Нәтиҗәләр буенча, 10 нчы февраль көнне районда үтүче конкурска Галләмова Зәлия барачак. Аңа уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык-2017" 06.02.2017

Бүген, ягъни 6 нчы февраль көнне Аккүз мәдәният йортында "Йолдызлык-2017" фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Фестивальда Аккүз, Югары Яхшый, Меңнәр төп белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Бәйгенең беренче сайлап алу турын узган йолдызчыкларны район мәдәният йортында үзендә каршы алачак. Аларга киләчәк бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Хәрби-патриотик айлык 03.02.2017

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык итеп игълан ителде.Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар автомат сүтеп җыйдылар, ату ярышы уздырылды.
-
Мәктәп директорлары катнашында волейбол ярышлары 02.02.2017

Бүген, ягъни 2 нче фераль көнне Мөслим муниципаль районы гимназиясендә Актаныш һәм Мөслим районы мәктәп директорларының волейбол уеннары буенча иптәшләрчә очрашуы узды. Актаныш муниципаль районы волейбол командасы составында безнең мәктәп директоры И.Ә.Шакиров та катнашты.














