Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме 06.01.2017

6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.Бу бәйрәмгә уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар чакырылган иде.Безнең мәктәптән 5 класс укучысы Камалов Булат, 7 класс укучысы Муллаянова Зөһрә бәйрәмдә катнаштылар.Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 05.01.2017

Бүген, ягъни 5 нче гыйнвар көнне мәктәптә план нигезендә педагогик киңәшмә үтте.Киңәшмәнең көн тәртибе буенча рус теле укытучысы Ахметова Ч.И. "Роль классного руководителя в организации профориентационной работы с учащимися" , тәрбияче Магданова А.Г. "Мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлык" дигән темага чыгышлар ясадылар.Шулай ук II чирек йомгаклары, чирек дәвамында үткәрелгән атналыклар, контроль эш, фән олимпиадаларының нәтиҗәләре турында укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Диләфрүз Йосып кызы анализ ясады.Киңәшмәдә шулай ук алга бурычлар куелды, башка мәсьәләләр каралды.
-
ТДИга әзерлек курслары 05.01.2017

3.01.2017-4.01.2017 көннәрендә мәктәптә рус теленнән Төп Дәүләт имтиханына әзерлек консультацияләре үткәрелсә, 5.01.2017-6.01.2017 көннәрендә безнең мәктәп базасында Меңнәр, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өч төркемгә бүленеп ТДИга әзерлек курслары үттеләр. Курсларны шушы ук мәктәпләрнең математика укытучылары: Д.М.Шәвәлиев -"ТДИны "5"легә", З.Хәмзина -"Урта төркем", Л.Хәбирова-"ТДИ "2"лесез" төркемнәрендә укулар алып бардылар.
-
Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.01.2017

4 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды.Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды.Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу кебек спорт төрләре кертелгән иде.
-
Шахмат турниры 03.01.2017

3 гыйнвар көнне Актанышта укучылар арасында шахмат турниры үтте.Район җирлекләреннән әлеге турнирда барлыгы 83 шахматчы бала катнашты.
Безнең мәктәптән 3 класс укучысы Ихсанова Айгөл, 5 класс укучысы Камалов Булат, 6 класс укучысы Ихсанов Данил турнирда уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Яңа ел маскарады" костюмнары бәйгесе 29.12.2016

29 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы "Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә" "Яңа ел маскарады" костюмнары бәйгесе уздырылды.Безнең башлангыч укучылары да бу бәйгедә бик актив катнаштылар.Укучыларга, укытучыларга грамота, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйгегә укучыларны әзерләделәр:А.Ф.Хисамова, Э.Ф.Гарипова.Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яңа ел бәйрәме 24.12.2016

24 нче декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте.Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар, кичә азагында лотерея уйнатылды, маскаларга урыннар чыгарылды.Кунак булып килгән әти-әниләр, укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Бәйрәм кичәсен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп 7 класс җитәкчесе Зөлфия Назиф кызы, педагог-оештыручы Ләйлә Наил кызы уздырды.
-
Сынап карау имтиханнары 22.12.2016

21-22 нче декабрь көннәрендә укучылар математика һәм рус теле фәннәреннән район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән алдан биреп карау имтихан эшләрен яздылыр.
-
Акция "Подари чудо" 21.12.2016

19-21 декабря в рамках проекта SMS-дети отрядом "Ялкын" была проведена акция "Подари чудо".
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 19.12.2016

16 нчы декабрь көнне татар теленнән Республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән 4 укучы катнашты: 4 нче класс укучысы Исламова Әдилә, 5 нче класс укучысы Камалов Булат, 6 нчы класс укучысы Госманова Гөлшат һәм 8 нче класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу. Нәтиҗәдә 5 нче класс укучысы Камалов Булат призер булды. (Укытучысы: А.И.Шакирова). Булатны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!














