Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Көрәш ярышы 19.11.2016

<span times="" new="" roman';="" font-size:="" medium;"="">18 нче ноябрь көнне Актаныш спорт сараенда РФСРның мастер спорты Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 50 кг авырлыкта I урын яулады. Аны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары теләп калабыз!
-
Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 17.11.2016

15 нче ноябрь көнне математикадан Рәсәй фән олимпиадасының муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән 2 укучы катнашты: 5 нче класс укучысы Камалов Булат һәм 6 нчы класс укучысы Гилванов Айдар. Нәтиҗәдә 6 нчы класс укучысы Гилванов Айдар призер булды. (Укытучысы: Д.М.Шәвәлиев). Айдарны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
"Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесе 16.11.2016

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен "Тылсымлы куллар" журналы белән "Ихлас" компаниясе берлектә үткәргән "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесендә безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Әхмәтова Ленара катнашып финалист булды. Ул бәйге оештыручыларның дипломы белән беррәттән истәлек бүләкләренә ия булды. Җитәкчесе: Л.Н.Шәйдуллина.
-
Ата-аналар җыелышы 10.11.2016

Бүген, ягъни 10 нчы ноябрь көнне I чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Шулардан: "Балага белем алуда ничек ярдәм итәргә?" дигән темага VI сыйныф җитәкчесе Л.Н.Шәйдуллина чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова I чирек, контроль эш, фән олимпиадаларының мәктәп туры, чирек дәвамында ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде. Мәктәптә эшләп килүче "Сәнгать мәктәбе" филиалы түгәрәкләре җитәкчеләре Л.Н.Шәйдуллина, Ф.Хаҗиев, Л.Шәрипова үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Болардан тыш информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев әти-әниләр тарафына "Куркынычсыз Интернет" дигән темага чыгыш белән беррәттән видеоязма тәкъдим итте. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

Бүген, ягъни 3 нче ноябрь көнне мәктәптә план нигезендә икенче педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча Михайловка башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Исламова Алфира " ФДББС (ФГОС) таләпләрен тормышка ашыруда заманча дәрес" дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук I чирек йомгаклары, электрон журнал торышы, чирек дәвамында үткәрелгән татар теле һәм математика-информатика атналыклары, фән олимпиадаларының мәктәп турына нәтиҗәләр буенча директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләфрүз Исламова анализ ясады. Болардан тыш киңәшмәдә алда торган бурычлар һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
Шахмат ярышында мәктәбебез - беренче!!! 03.11.2016

Шахмат – тулы мәгълүматлы уен, шуңа күрә уенчыларның берәрсе ягыннан гына булса да партия барышында җиңү яисә уртак нәтиҗә теоретик стратегиясен куллануы гына уенның ахыргы нәтиҗәсен алдан ук билгели ала. Чыннан да әлеге стратегияләрне куллану безнең мәктәпкә үз уңышларын китерде дә. 3 нче ноябрь көнне Актанышта үткәрелгән шәхси беренчелеккә үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып, Камалов Булат ( V класс), Ихсанов Данил (VI класс) - I урыннарны, Ихсанова Айгөл (III класс) - II урынны яуладылар. Ә мәктәп командасы әлеге ярышта төп мәктәпләр арасында I урынга ия булды. (Җитәкчеләре: Исламов А.А.). Аларны яулаган уңышлары белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә җиңү үрләре теләп калабыз!!!
-
Җәүһәрләрнең җәүһәре! 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Безнең районнан финалга үткән эшләрдән 8 интернет-проект төрле номинацияләрдә дипломант исеменә лаек булса (безнең мәктәптән: "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Шакирова, "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Хисамова), "Укучы җәүһәр" номинациясендә Югары Яхшый мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айнур Сибатов - III, Актаныш икенче санлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айгизә Галләмова - II урынга лаек булдылар. Безнең мәктәпнең математика-информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек дип табылды. Ул диплом, бәйге тамгасы һәм ноутбук белән бүләкләнде.
-
Бедәм "Куркынычсыз Интернет" дәресләре 28.10.2016

Россия Федерациясенең Федераль Советы киңәшмәсе мөрәҗәгате һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның 13.10.2016 елгы 548668-ИХ номерлы йөкләмәсен үтәү максатыннан 27 нче октябрьдан 30 нчы октябрьга кадәр Интернет челтәрендә куркынычсызлык бердәм дәресләре үткәрелә. Шушы тема өстендә безнең мәктәптә дә “Интернет һәм куркынычсызлык” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Болардан тыш һәр класста әлеге теманы яктырткан класс сәгатьләре үтте. Дәресләр мастер-класс, ачык дәрес, анкеталар алу, түгәрәк өстәл рәвешендә алып барылды. Дәресләрне информатика укытучысы белән берлектә класс җитәкчеләре алып барды.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 27.10.2016

Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Һәм көзнең бер матур кичендә ел саен без мәктәбебездә “ Көзге бал” бәйрәменә җыелабыз. Аның быелгысы бүгенгә, ягъни 27 нче октябрьга туры килде. Мәктәпнең коридорын көзнең муллыгын бәян итеп яшелчәләр һәм төрле табигый материаллар кулланып ясалган күргәзмә, көзге букетлар бизәде. Актлар залында үткәрелгән бәйрәм кичәсен оркестрлар чыгышы ачып җибәрде. Бәйрәм дәвамында һәр класс укучылары үзләрен Көз кызы - "Сөмбелә", "Көзге мода", концерт номерлары кебек бәйгеләрдә сынадылар. Жюри членнары тарафыннан 7 нче класс укучыларының көз кызы - "Сөмбелә", 5 нче, 8 нче классларның "Көзге мода", 6 нчы, 7 нче, 9 нчы классларның концерт номерлары югары бәяләнде. Бәйрәм кичәсен география укытучысы Розалия Данис кызы Гарипова оештырды.
-
IV, VI, VIII классларда диагностик тест 27.10.2016

Бүген, ягъни 27 нче октябрь көнне, барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 14 укучы тапшырды.














