Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Гиздатуллина Айсылу Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 15 укучы |
| У нас учат: | 8 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Ел педагог-оештыручысы" конкурсы 31.01.2017

30 гыйнвар көнне "Ел педагог-оештыручысы" республика конкурсының район этабында Шәйдуллина Л.Н. чыгыш ясады.
-
"Алтын каләм" конкурсы 28.01.2017

27 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укучылары арасында район күләмендә "Алтын каләм" (каллиграфия буенча иң яхшы эш) конкурсы булып узды. 4 класслар буенча районыбызның төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебезнең 4 класс укучысы Исламова Адилә 3 урынны яулады.Котлыйбыз! Уңышлар телибез!
-
"Ел класс җитәкчесе"конкурсы 26.01.2017

Башлангыч класслар укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы Мари-Суксу мәктәбендә уздырылган "Ел класс җитәкчесе" бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясады.Укучылар белән мастер-класс үткәрде, үз эшчәнлеген яктыртты.Айсылу Фәрит кызына киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
М.Ш.Шәймиевнең юбилее 21.01.2017

Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевкә 20 нче гыйнварда 80 яшь тулды.Мәктәптә, шул уңайдан, класс сәгатьләре үтте.Инша, рәсем конкурслары игълан ителде.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы 21.01.2017

20 нче гыйнвар көнне Теләкәй мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының профессиональ конкурсы булып узды.Безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Илдус кызы уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Атналык дәвам итә 20.01.2017

Бүген, ягъни 20 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Аккүз мәктәбе филиалы булган Михайловка башлангыч мәктәбендә II-IV классларда "Путешествие по Литературию" темасына ачык дәрес һәм "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Ачык дәрес һәм класстан тыш чараны башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова үткәрде. Дәресләр мәктәп директоры И.Ә.Шакиров, укыты-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова һәм Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укытучысы А.Ф.Хисамова тарафыннан тыңланып, анализланды. Шулай ук бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә I-IV класс укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча "Тамчы шоу" уены үткәрелде. Уенны башлангыч класс укытучысы Э.Ф.Гарипова оештырды һәм алып барды.
-
Мастер-класс 18.01.2017

Бүген, ягъни 18 нчедекабрь көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1-4 нче класслар катнашында, рәсем укытучысы Л.Н.Шәйдуллина "Хохломаның алтын бизәкләре" дигән темага мастер-класс тәкъдим итте. Укучылар мастер-класс дәвамында хохломаның килеп чыгу тарихы, бизәкләрнең төрләре, эшләү тәртибе белән таныштылар һәм үзләре дә агач кашыкларга әлеге бизәкләрне төшереп карадылар.
-
Башлангыч класслар атналыгы 16.01.2017

14 гыйнвар көнне, атналык кысаларында, "Без табигать балалары" исеме астында "Могҗизалар кыры" уены оештырылды.Үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясына карата булган сораулар аша уенның җиңүчесе билгеләнде.Уенны оештырды: башлангыч класслар укытучысы А.Ф.Хисамова.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2017

13 нче декабрь көнне I яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча күп кенә мәсьәләләр каралды. Шулардан: "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән темага VII сыйныф җитәкчесе З.Н.Әхмәтова, Михайловка башлангыч мәктәбе укытучысы А.Ф.Исламова чыгыш ясадылар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова I яртыеллык, контроль эш, фән олимпиадаларының муниципаль туры, ирешелгән уңышлар, сынап карау төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен анализлап әти-әниләр тарафына җиткерде. Болардан тыш информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев әти-әниләр белән Plickers программасын кулланып тәрбия темасына аноним тест үткәрде. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сөйләшүне үз кабинетларында дәвам иттеләр. Ата-аналар җыелышы эшлекле рәвештә үтте.
-
Студентлар белән очрашу 12.01.2017

12 гыйнвар көнне мәктәптә Студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды.Кунак булып килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр.Кичә КВН рәвешендә дәвам итте.Студентлар һәм чыгарылыш класс укучылары үзләрен тапкырлыкта, зирәклектә сынадылар.Киләчәктә дә студентларга, укучыларга зур уңышлар телибез.Кичәне оештыручылар: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.И.Шакирова, педагог-оештыручы Л.Н.Шайдуллина.














