Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Гадәттән тыш хәлләргә юл куймыйк! 15.09.2017

Бүген, 15 нче сентябрь көнне, мәктәбебездә укытучылар һәм укучылар өчен гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу юлларын, булган очракта, ничек итеп үзеңне яклау һәм саклау юллары турында аңлату эшләре алып бардылар.
-
Ата-аналар белән очрашу 14.09.2017

Кадер авылы фельдшеры Фаретдинова А.Н. мәктәптә ата-аналар җыелышында балалар сәламәтлеге, гриппка каршы саклану чаралары турында чыгыш ясады. Сәламәтлекне саклау турында стендлар булдырырга кирәклеген ассызыклады.
-
Без тынычлык телибез! 13.09.2017

Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы.
Тынычлык һәм дуслык айлыгы кысаларында 3 нче класста “Без тынычлык телибез” исемле әңгәмә узды. Укучылар төрле ачык төсләр белән җир шарын, кояшны рәсемгә төшерделәр.
-
Психологик десант 12.09.2017

Тәрбия эше уңышлы булсын өчен, укучыларның психологик яктан шәхси үзенчәлекләрен истә тотарга, аларның һәркайсының яшь мөмкинлекләрен искә алып эшләргә кирәк. Баланың шатлыгын уртаклашырга, эше уңышлы булмаган очракта тәнкыйть сүзләре белән күңелен төшермәү киләчәктә аңа эшләргә дәрт өсти. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә 5-11 нче класс укучылары белән районнан килгән психологлар эшләде.
-
Атналык линейка нәтиҗәләре 11.09.2017

Мәктәп күләмендә дежур тору эше уку елы башыннан ук яхшы гына оештырылды. Беренче булып, 11 нче класс укучылары мәктәп эчендәге тәртипкә, кабинетлардагы чисталыкларга, укучыларның йөрешенә игътибар итеп, атналык нәтиҗә ясадылар.
-
ГТО га әзерлек башлангыч класслардан ук башлана. 11.09.2017

Укучылар өчен ГТО нормалары 5 “баскычка”, ягъни биш яшь категориясенә бүленгән. Бу категорияләргә 6 яшьтән 17 гә кадәр укучылар керә. Әлеге юнәлештә мәктәбебездә төрле эшләр алып барыла: графикка туры китереп, һәр яшь категориясе буенча ГТО нормативлары кабул ителә, тиешенчә документлар тутырыла. ГТО га әзерлек башлангыч класслардан ук башлана.
-
Автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре 11.09.2017

Балалар көн саен урам яки юл аркылы чыга, җәмәгать транспортыннан файдалана, кайберәүләр велосипедта йөри - менә болар барысы аларны юл хәрәкәтендә катнашучы итә. Шуның өчен юл йөрү кагыйдәләрен балаларга кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәк. Бу эшләрне класс сәгатьләрендә, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә, класстан тыш чараларда үткәрергә була. Бүген дә балаларга яңадан автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.
-
Экологик шимбә 09.09.2017

9 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә класс җитәкчеләре һәм укучылар белән берлектә территория җыештырылды, чәчәк орлыклары җыелды. Әлеге “Экологик шимбә” дип аталган чарадан беребез дә читтә калмыйк.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадалары нәтиҗәләре 07.09.2017

Казанда узган “Мәктәп укучыларының 2016-2017 нче уку елында Республика олимпиадалары нәтиҗәләре һәм олимпиада хәрәкәтенең 2017-2018 нче уку елына үсеш перспективалары” исемле семинарда мәктәбебездән татар теле укытучысы катнашты. Семинарда төрле белгечләр татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада сорауларына тукталып киттеләр.
-
Экстремизму нет! / Экстремизмга юк! 06.09.2017

6 нчы сентябрь көнне 4 класста "Экстремизмга юк!" дигән тема астында тәрбия сәгате узды.






