Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Олимпиадалар башланды! 25.09.2017

Мәктәп туры олимпиадалары башланды. Бүген тарих фәне буенча 5-11 класс укучылары үзләренең белемнәрен сыный. Укучыларга уңышлар телибез!
-
IV республикакүләм яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы 25.09.2017

Җәйге каникул вакытында 11 класс укучысы Исламов Дилүс Зәйдән ДДТ командасы составында IV республикакүләм яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнашты. Олимпиадада 38 команда үзара көч сынашкан. Районыбыз командасы - 17 нче урында. Командалар арасында Кырым, Казахстан һәм башка ерак илләрдән катнашучылар, ягъни командалар чыгыш ясаган. Афәрин, Дилүс!
-
Мәктәптә - өмә 23.09.2017

Мәктәп территориясендә укучылар көзге эшләр башкардылар: бакча чистарттылар, чөгендер, кишер алдылар, түтәлләр казыдылар, коелган яфраклар җыйдылар.
-
Иҗади проект: "Фонтан" 23.09.2017

Проект эше укучыларның иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә. Шул уңайдан "Фонтан" иҗади проектына бүген нигез салынды. Укытучылар һәм югары класс укучылары бу эшне башлап җибәрделәр.
-
Районда - ярминкә! 22.09.2017

Районыбызда “Көзге ярминкә” оештыру матур бер традиция булып кереп китте. Шул нигездә бу бәйрәм бүген дә уздырылды. Быел да көзге уңышыбыз күп булды. Аларны халыкка тәкъдим итүдә мәктәбебез хезмәткәрләре катнашты.
-
Мини-футбол! 21.09.2017

16 нчы сентябрь көнне Зәй районында мәктәп директорлары арасында республика күләмендә мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды.
-
Музейлар - патриотик тәрбия үзәге 21.09.2017

Һәр мәктәптә дә музей почмаклары бар. “Туган якны өйрәнү” музее белән бүген 1 нче класс укучылары таныштылар. Музеебызда экспонатлар күп. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы... Әйе, музей – хатирәләр почмагы.
-
Район ярминкәсенә әзерлек 20.09.2017

Район күләмендә узачак ярминкәгә мәктәбебездән алып барырдай яшелчәләр бик күп. Аларны бары тиешенчә чистартырга, юарга гына кирәк. Бүген укучылар укытучылары белән бергә бакчада кайнаштылар.
-
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә! 19.09.2017

Сентябрь - беренче класс укучыларының мәктәпкә җайлашу, ияләшү айлары. Әкренләп алар беренче укытучылары Рамилә Нәҗиповна белән язу-сызу һөнәрләренә төшенерләр, белем өлкәсендә тәүге тапкыр алган уңышлары белән якыннарын сөендерерләр. Уңышлар аларга!
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

"Милләтләр кроссы" күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерә. Ул гади спорт ярышы гына түгел. Анда катнашып, үзеңне спортчы буларак күрсәтергә була. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү спорт өлкәсендә һөнәри карьераның башлангычы булырга мөмкин. Димәк, “Милләтләр кроссы – 2017” – үзеңне сынап карау өчен өчен менә дигән ярыш ул. Мәктәп укучылары да бүген әлеге чарада бик теләп катнаштылар.






