Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Химияне тирәнтен өйрәнәбез 16.10.2017

Районыбыздан Казан шәһәренә химияне тирәнтен өйрәнергә ике укучы китте. Алар анда 5 көн буе белемнәрен арттырачаклар. Укучыларның берсе - мәктәбебезнең 11 класс укучысы - Цыганова Альбина. Алар Республика олимпиада үзәгендә белем алалар, төрле экспериментлар уздыралар. Альбинага анда уку ошый. "Мине монда КНИТУ га укырга чакыралар инде,"- ди ул.
-
Шахмат ярышы - районда! 16.10.2017

Районның Балалар иҗаты йортында оештырылган шахмат ярышында мәктәбебездән дүрт укучы катнашты. Шуларның икесе - 8 нче класс укучылары Миннегалиев Рүзәл һәм Мингазова Чулпан икенче урын алып кайттылар. Афәрин, яшь шахматистларыбыз!
-
Рус теленнән ВПР 12.10.2017

Бүген 2 класс укучылары рус теле буенча ВПР эшләделәр.
-
Эстафетага әзерлек 11.10.2017
Мәктәбебездә районда узачак эстафетага әзерлек бара. Әлеге чарада 2003 елгы укучылар катнашачак. Укучыларга уңышлар телибез! -
Өмәләр дәвам итә 11.10.2017

Мәктәп бакчасында көзге эшләр гөрли. Кайсылары чәчәклекне тәртипкә китерә, орлыклар җыя. Икенчеләре кишер, чөгендер ала, чүп җыя. Җирне язгы көннәргә яхшы итеп әзерлик.
-
Шашка-шахмат ярышы 09.10.2017

Бүген Сарсаз Баграж авылында шашка-шахмат ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы - 2 урында. Афәрин, укучыларыбыз!
-
Безопасный интернет 09.10.2017

Башлангыч класс укытучылары укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен "Безопасный интернет" исеме астында презентация күрсәттеләр. Әлеге чара балаларны интернетта булган кирәкмәгән мәгълүматлардан сак булырга, билгеле бер вакыт кысаларында гына интернетта утырырга кирәклеген ассызыкладылар. Компьютерда утыруның сәламәтлек өчен дә файдалы булмавын тагын бер кат исбатладылар.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2017

Укытучылар көненә барлык класс укучылары да стенгазета ясадылар. Һәр классның да газета ясауга үз фантазиясе һәм идеясе бар. Монда котлаулар, шигырьләр һәм төрле чәчәк бәйләмнәре урын алган. Бәйрәм белән, укытучылар!
-
Рус теленнән мониторинг 05.10.2017

Бүген 5 класс укучылары рус теленнән мониторинг эшләделәр.
-
Котлыйбыз!!! 04.10.2017

Зәйдә Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан төрле конкурслрда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларны бүләкләү тантанасы булды. "Класс җитәкчесе" конкурсында район буенча 2 нче урын алган Гүзәлия Рамилевнаны чын күңелебездән котлыйбыз! Тагын да яңа үрләр яуларга насыйп булсын! Афәрин, Гүзәлия Рамилевна!!!






