Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бассейнга әзерлек 03.10.2017

Укучыларның сәламәтлеге өчен суда йөзүнең файдасы зур. Бу уку елында райондагы бассейнга мәктәбебездән 8 класс укучылары йөриячәк. Балаларга, бассейнда йөзү өчен, районга барып, табибларга күренергә һәм төрле анализлар бирергә кирәк. Шул уңайдан авылыбыз фельдшеры Фаретдинова А.Н. укучыларга аңлату эшләре алып бара.
-
Без экстремизмга каршы!!! 02.10.2017

Ай буена мәктәптә "Без экстремизмга каршы" исеме астында чаралар дәвам итте, рәсемнәр ясалды
-
Линейкада котлау 02.10.2017

Мәктәп линейкасында районда уздырылган "Милләтләр кроссында" 3 урын алган укучыларны котладылар.
-
Тарихтан имтихан 30.09.2017

Бүген 11 класс укучылары тарих фәне буенча сынаулык имтихан тапшырдылар.
-
Олимпиадалар дәвам итә 29.09.2017

Олимпиадалар эстафетасын инглиз теле алды. Мәктәптә чит телне яратучылар күп икән. Укучылар тест эшләделәр, аудиотекстлар тыңлап, шуның буенча бирем үтәделәр.
-
Өлкәннәребезне кадерлик! 29.09.2017

Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
Бүген укучылар, укытучылар кадерле өлкәннәребезне хөрмәтләделәр. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, җылы теләкләр әйттеләр. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
-
Хокук фәне буенча олимпиада 28.09.2017

Бүген укучыларыбыз хокук фәне буенча үз көчләрен сынадылар.
-
Милләтләр кроссы - 2017 27.09.2017

27 нче сентябрь көнне Зәйдә "Милләтләр кроссы - 2017" булып узды. Безнең мәктәбебездән укучылар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, спортны яратучыларыбыз!
-
Экономика (икътисад) буенча олимпиада 26.09.2017

Бүген мәктәптә экономика (икътисад) буенча олимпиада бара. Укучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкә буенча сыныйлар. Уңышлар, укучылар!
-
Рус теле буенча - ЕГЭ 25.09.2017

Бүген 11 нче класс укучылары рус теле буенча ЕГЭ га әзерлекләрен тикшереп карадылар. Алар 4 төрле вариантта эш башкардылар.






