МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Мәдәният дәресе 21.10.2015

Бүген республикабыз мәктәпләрендә бердәм Мәдәният дәресләре узды. Шул исәптән безнең мәктәптә дә башлангыч классларда әлеге чара уздырылды. Анда укучылардан тыш, әти-әниләр, авылның мәдәният оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Узган елдан аермалы буларак быелгысы уку елында Мәдәният көндәлекләрен барлык башлангыч класс укучылары да алды.
-
7-8 класслар профтестирование узды!
20.10.2015
Бүген 7-8 класс укучылары РЦМКО әзерләгән махсус профтестирование эшләрен башкардылар. Тест нәтиҗәләре Казанда эшкәртеләчәк.
-
Укучылар мәчет картлары белән очрашты 20.10.2015

Бүген мәктәптә бик тә матур, җылы очрашу булды. Укучылар авыл мәчетенә йөрүче бабайлар белән әхлак дәресендә катнаштылар. Һәр гаиләдә дә әби-бабай юк, шуңа күрә ике буын очрашуы ике як өчен дә бик тә файдалы һәм күңелләрдә истә калырлык узды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
-
Көзге өмәдә! 15.10.2015

Укучылар мәктәп территориясен чистарту өмәсендә катнашты. Асфальттан коелган яфракларны җыйдылар, чәчәклекләрне чистарттылар, мәктәп бакчасындагы чүпләрне җыеп түгүдә катнаштылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесендә 14.10.2015

Мулла Иле мәктәбендә оештырылган шигырь укучылар бәйгесендә безнең укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. 8 класс укучысы Бикмуллина Гөлия- 2 урын, 7 класс укучысы Абзалина Гөлия - 3 урын алдылар. Афәрин кызлар!
-
Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар 12.10.2015

Ял көнне мәктәпнең 6 класс укучылары әти-әниләре һәм класс җитәкчеләре Гафиятуллина Әлфия Габделсаматовна белән Казан шәһәренә кызыклы сәяхәт кылдылар. Укучылар Кремль буйларын караганнар, танылган шәхесләребезнең һәйкәлләрен зиярат иткәннәр, әлбәттә инде Казаныбызның матур урыннарында фотоларга да төшәргә онытмаганнар. Ә сәяхәтләре Казан циркында күңелле тамаша карау белән тәмамланган.
Гомумән алганда экскурсия укучыларда зур канәгатьлек хисләре калдырган. Әти- әниләр һәм укучылар класс җитәкчесенә чиксез рәхмәтле.
-
Агач утырту акциясендә катнашу 10.10.2015

Ил буйлап "Агач утырт" акциясе уза. Әлеге чарада мәктәп укучылары актив катнаша. 5 класс укучылары класс җитәкчеләре Абзалина Лилия апалары белән мәктәп территориясенә юкә үсентеләре утыртты бу атнада.
-
МӘКТӘП БАКЧАСЫНДА БАШКАРЫЛГАН ТӘҖРИБӘ ЭШЛӘРЕНӘ НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛА 09.10.2015

Һәр класс укучылары җәй көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында төрле тәҗрибә эшләре куйдылар. Бүгенгесе көндә укучылар әлеге эшләргә нәтиҗә ясаыйлар һәм папкалар төзиләр. Эшләргә бәя "Сөмбелә" бәйрәмендә ясалачак.
-
Укучылар психологик мониторингта катнашты 06.10.2015

Бүген мәктәп укучылары психологик мониторингта катнашты. Яшел Үзән шәһәреннән килгән психологлар укучыларга өч төрле психологик тест эшләтте һәм аларның нәтиҗәләрен үзләренә үк җиткерделәр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне барыгызны да профессиональ бәйрәмегез- "Укытучылар көне!" белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә авыр, әмма мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, саулык, яхшы һәм тәртипле укучылар телибез. Һәрвакытта да шундый гади һәм гадел, сабыр, иң гүзәл кешеләр булып калыгыз!












