МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Тукай шигырьләре яңгырады 20.04.2016

Гадәттә озын тәнәфестә бию көйләре яңгыраса, бүген исә Тукай шигырьләрен тыңлап хисләнергә мөмкинлек булды. Һәр классның иң оста шигырь укучысы мәктәп коллективына Тукайның берәр әсәрен тәкъдим итте. Иң яхшы чыгышлар дипломнар белән билгеләп узылачак.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәрес 20.04.2016

Бүген республикабыз күләмендә мәктәпләрдә Бердәм татар теле һәм әдәбияты дәресләре узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге дәрес аркылы тагын бер кат Тукай турында үз белемнәрен тирәнәйттеләр, тикшерделәр һәм ныгыттылар.
-
Тукайның 130 еллыгына бәйге 19.04.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Г.Р. Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган уен-бәйге оештырды. 6-9 класс укучыларыннан торган 4 команда көчләрен сынады. Төрле биремнәр һәм сораулардан торган 3 турны узып 7 класс укучылары җиңүгә иреште. Афәрин, укучылар!
-
Әлифба бәйрәме 15.03.2016

Бүген беренче класс укучылары өчен зур бәйрәм узды. Ул Әлифба бәйрәме. Тырышып әлифбаны укып бетергәннән соң уза әлеге чара мәктәпләрдә. Безнең дә 4 укучыбыз инде барлык хәрефләрне дә яхшылап өйрәнеп бетереп, хәзер кызыклы, матур китаплар, әсәрләр, хикәяләр, әкиятләр укый. Укытучылары Замалиева Фәридә апалары бик тә кызыклы чара оештырды. Анда мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, әти-әниләр һәм әлбәттә инде укучылар катнашты. Кичә чәй өстәле янында дәвам итте!
-
Неделя немецкого языка 15.03.2016

-
Кошлар-безнең дусларыбыз! 14.03.2016

Биология атналыгы кысаларында бүген укучылар мәктәптә "Кошлар-безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичәдә катнашты. 6 һәм 7 класс укучыларының командалары үзләренең кошлар буенча белемнәрен тикшерделәр. Киеренке көрәштән соң җиңүне 6 классның "Акчарлаклар" командасы яулады. Бәйге-кичәдә катнашкан ике командага да рәхмәтләр әйтеп, уңышлар телибез!
-
"Йолдызлык-2016" бәйгесенең сайлап алу туры 17.02.2016

Бүген Норлат зонасында "Йолдызлык-2016" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда безнең укучылар да катнашты
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел! 15.02.2016

Бүген мәктәптә Муса Җәлилне искә алдылар. Татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р. Муса Җәлилнең 110 еллыгына әдәби-музыкаль кичә уздырды. 5-9 класс укучылары катнашында узган чара бик эчтәлекле оештырылган иде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлады, төрле әсәрләрдән өзекләр күрсәтте.
-
"Аҗаган - 2016" 13.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә "Аҗаган-2016" ярышлары узды. Укучылар 4 командага бүленеп төрле кызыклы биремнәрне, ярыш төрләрен, спорт төрләрен башкарып үз көчләрен сынадылар.
-
На чествовании республиканского конкурса "IT-Чемпион" 10.02.2016

9 февраля в Университете Иннополис чествовали победителей республиканского конкурса "IT-Чемпион". В церемонии награждения приняли участие Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, заместитель Премьер-министра РТ-министр информатизации и связи Роман Шайхутдинов, заместитель Премьер-министра РТ-министр образования и науки Энгель Фаттахов.
Победителями в номинации "Самый активный школьник" стали ученики нашей школы Шигабутдинова Ляйля (6 кл) и Абзалина Гулия (7 кл). Их наградили планшетом и смартфоном.
Поздравляем!












