Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
4 нче чирек башланды! 01.04.2019

2018-2019 нчы уку елының соңгы чиреге - 4 нче чиреккә дә аяк бастык. 4 нче чиректә тырышып укып, уку елын уңышлы, яхшы билгеләргә тәмамлыйк. Уңышлар сезгә!
-
3 нче чирек тәмам. 23.03.2019
Бүген мәктәптә 3 нче чиреккә йомгак ясалды. Укучылар 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштылар. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларны каникул чорында техника куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, белән таныштырды, инструктажлар дәфтәренә куллар куйдырылды. Каникуллар хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын! -
Музыка атналыгы. 22.03.2019

Бүген 5 нче сыйныф укучылары катнашында "Музыка сөючеләр " бәйгесе узды. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйге дүрт өлештән торды:
1. Көйне бел.
2.Җырларны беләсезме.
3. Җырны дәвам ит.
4. Табигать тавышлары.
Ике команда да бик актив булды.
Музыка укытучысы: Набиуллина Л.Г.
-
Г.Тукай исемендәге IX Халыкара "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән уку бәйгесе. 21.03.2019

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Хайруллина Алия Яшел Үзән районы Әйшә гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган Г.Тукай исемендәге IX Халыкара "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән уку бәйгесенең муниципаль турында катнашып II урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Закирова Д.М.
-
Көнгерә - 2019. 21.03.2019

Бүген мәктәбебез укучылары "Көнгерә - 2019" дигән конкурста катнашып математик биремнәр эшләделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
2019 нчы ел - Театр елы. 20.03.2019

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел – Театр елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан бүген мәктәбебез сәхнәсендә 6 нчы сыйныф укучылары Галимҗан Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый" дигән театрын куйдылар. Тетар бик матур һәм кызыклы булды. Рәхмәт аларга. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Сыйныф җитәкчесе: Адиятуллина А.Р.
-
Ватан сагында 19.03.2019

Бүген мәктәбебездә "Ватан сагында" дип исемләнгән патриотик җырлар кичәсе булды. Бу кичәгә барлык сыйныф укучылары да бик тырышып әзерләнгәннәр. Аларга бик зур рәхмәт!
Музыка укытучысы: Набиуллина Л.Г.
-
Ачык сыйныф сәгате. 18.03.2019

Бүген 9 нчы сыйныфта "Профессияләр ни сөйли" дигән темага ачык сыйныф сәгате узды. Укучылар сыныф сәгатендә бик актив булдылар, үзләренең кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Сафиуллина Р. Р.
-
Әлифба бәйрәме. 15.03.2019

Бүген мәктәбебездә "Рәхмәт сиңа, Әлифба!" дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә килде. Укучылар матур итеп шигырьләр, сөйләделәр, мисаллар чиштеләр, җырлар җырладылар. Кыскасы, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Укучыларны зур җиңүләре - Әлифба китабын тәмамлаулары белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Сыйныф җитәкчесе: Музафарова Р.Ф.
-
Хезмәт - бәхет китерә. 14.03.2019

Технолгия атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары "Хезмәт - бәхет китерә" дип исемләнгән кичәдә катнаштылар. Алар "Башак" әкиятен сәхнәдә уйнадылар.
Технология укытучысы: Альмиева Ф.Х.









