Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
12 нче апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 12.04.2019

12 нче апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан барлык сыйныфларда да әңгәмәләр уздырылды. ТИН укытучысы өлкән сыйныф укучыларына презентация күрсәтте.
Администрация.
-
Күңелле стартлар. 12.04.2019

Бүген мәктәбебездә 7 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1 - 4 нче һәм 5 - 7 нче сыйныфлар белән күңелле стартлар уздырылды.
Администрация.
-
Бөтенроссия тикшерү эше. 11.04.2019

Бүген 6 нчы сыйныф укучылары тарих фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшен эшләделәр.
Администрация.
-
"Мин табигатьне ничек күрәм" - рәсем бәйгесе. 10.04.2019

Укучылар үзидарәсе "Мин табигатьне ничек күрәм" дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды. Бу бәйгегә 1 - 7 нче сыйныф укчылары бик теләп катнашты. Рәсемнәргә урыннар билгеләнде һәм укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
Укучылар үзидарәсе.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. 09.04.2019

Бүген мәктәптә 6 нчы сыйныф укучылары географиядән, 7 нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссиия тикшерү эшләрендә катнаштылар.
Админисрация.
-
7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне. 08.04.2019

Бүген "7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне" уңаеннан барлык сыйныфларда да сәламәтлек буенча сыйныф сәгатьләре уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.
Администрация.
-
Физикадан ачык дәрес. 05.04.2019

Бүген 8 нче сыйныфта физикадан "Электромагнитик күренешләр. Токлы кәтүкнең магнит кыры" дигән темага ачык дәрес күрсәтелде.
Укытучы: Набиуллин Д.Г.
-
"Бантиклар" бәйгесе
05.04.2019
Бүген мәктәбебездә укучылар үзидарәсе "Бантиклар" бәйгесе уздырды. Барлык сыйныф кызлары һәм егетләре бу бәйгедә бик теләп катнаштылар. Кызларыбыз төрледән төрле бантиклар тагып килсәләр, әегетләребез барысы да галстуктан иделәр. Шушы бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да грамота тапшырылды.
Укучылар үзидарәсе.
-
Санитар - экологик икеайлык башланды. 03.04.2019

1 нче апрельдән санитар - экологик икеайлык башланды. Бүген мәктәп тирә - юнен кардан чистарту өмәсе булды.
-
V Регионара Афзал Шамов укулары. 03.04.2019

Бүген мәктәбебезнең ике укучысы Татартсан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясендә уздырылган V Регионара Афзал Шамов укуларында катнашты. 3 нче сыйныф укучысы Әлмиева Чулпан "Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәехның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге" дигән проект эше белән 3 нче урынны, 4 нче сыйныф укучысы Зиганшин Фирзәр "Муса Җәлил премиясе лауреаты Ленар Шәех шигырьләрендә кеше исемнәре" дигән проект эше белән 2 нче урынны яуладылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларга һәм аларны хәзерләгән укытуыларга: Музафарова Р.Ф. һәм Зиганшина Г.Г. ларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Администрация.









