Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2019

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез! 1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестәндә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйбыз. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Администрация.
-
Тел бәйгесе. 27.04.2019

Бүген мәктәбебездә "Тел бәйгесе" уздырылды. Бу бәйгедә 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Аларга уңышлар телибез!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Закирова Д.М.
-
Без - Тукайлы халык. 26.04.2019

Бүген мәктәбебездә "Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән кичә узды. Бу кичәдә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичәгә шулай ук Г. Тукай әсәрләреннән Су анасы, Шүрәле, Акбай да кунакка килгән иде. Кичә бик күңелле узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Закирова Д.М.
-
Тукай иртәсе. 25.04.2019

Бүген мәктәбебездә "Тукай иртәсе"дигән әдәби кичә уздырылды. Бу кичәдә 2-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Г.Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләреннән сәхнәләштерелгән куренешләр күрсәттеләр. Кичә бик матур булды.
Башлангыч сыйныф укытучысы: Зиганшина Г.Г.
-
Тукай - язларда. 23.04.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән "Тукай - язларда" дигән әдәби кичә уздырылды. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы турында, аның "Карлыгач", "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Бала белән сандугач" шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр. Кичә бик күңелле узды.
Укытучы: Музафарова Р.Ф.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе. 22.04.2019

Ел дәвамында мәктәптә кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Укучылар Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның әсәрләре буенча төрле кул эшләре эшләделәр.
Технология укытучысы: Альмиева Ф.Х.
-
Акция "Территория мира".
22.04.2019
Мәктәбебездә "Тынычлык территориясе" акциясе кысаларында 5 нче сыйныфта "Җир шарында тынычлык" дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучыларга презентация күрсәтелде, укучылар тынычлык турында шигырьләр укыдылар һәм фикер алыштылар.
Укытучы: Альмиева Ф.Х.
-
Акция "Территория мира". 20.04.2019

"Тынычлык территориясе" акциясе кысаларында мәктәбебездә "Без тынычлык телибез!" дигән темага рәсем конкурсы уздырылды.
Укытучы: Набиуллина Л.Г.
-
Шимбә өмәсе. 20.04.2019

Бүген мәктәбебезнең барлык сыйныф укучылары, укытучылары массакүләм шимбә өмәсендә катнашты.
Администрация.
-
V Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы
19.04.2019
17.04.19 - 24.04.19 - Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр өчен V Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы дип игълан ителгән. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә 7 - 9 нчы сыйныф укучылары белән сөйләшү алып барылды, видеоязма күрсәтелде, фикер алышулар булды.









