Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
1 нче сентябрь - белем бәйрәме. 02.09.2019

Бүген мәктәбебездә белем бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмне мәктәп директоры Гаязиева Л.Р. ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Хайруллина А.В. да матур теләкләрен җиткерде. Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт карадык. Беренче сыйныфка килгән укучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән соң һәр сыйныфта "тынычлык дәресе" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.
-
Беренче сыйныфка кабул итү (Прием в первый класс) 15.07.2019

-
Парламент дәресе. 15.05.2019

Мәктәбебезнең өлкән сыйныфларында парламент дәресләре үздырылды. Укучыларга презентацияләр күрсәтелде, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, фикер алыштылар.
Укытучы: Адиятуллина Альбина.
-
Тау ягы татар авыллары тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе. 14.05.2019

Бүген мәктәбебездә "Тау ягындагы кайбер татар авыллары тарихы"на багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу кичәдә бик күп күренекле шәхесләр катнашты: Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, рәссам Надир Әлмеев, "Ак калфак" Республика иҗтимагый оешмасы татар хатын - кызларының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Рафикъ Сәлахиев, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәрләре - Э.К.Сәлахова, Х.З.Баһаветдинова, А.М.Гайнетдинов һәм тирә - як авыллардан да кунаклар килде: авыл җирлеге башлыклары, Имам - хатыйблары, ветеран укытучылар һ.б. Кичә бик матур, күңелле узды. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт.
-
Безнең үсентеләр. 10.05.2019

Без ел саен мәктәптә чәчәк,помидор үстерәбез. Моның өчен иртә яздан аларның орлыкларын чәчеп, аларга су сибеп, тәрбияләп торабыз.
-
Үлемсез полк. 09.05.2019

Бүген мәктәбебездә "Үлемсез полк" акциясе узды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп авыл буйлап горур атлады...
Администрация.
-
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел уңаеннан бәйрәм концерты 08.05.2019

9 нчы Май - Җиңү бәйрәме. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 74 ел тула.
Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, кунаклар, авылдашлар, райондашлар!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез.
Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Акъегет җирле үзидарә башлыгы Алена Владимировна Хайруллина Бөек Җиңү көне белән котлады.. Шулай ук мәктәбебез директоры Ләйлә Равил кызы Гаязиева бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунакларыбызны Җиңү көне белән котлады. Бәйрәм концертын караганнан соң кунакларыбыз чәй табанына рәхим иттеләр.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе. 03.05.2019

Бүген 7 - 9 нчы сыйныф укучылары белән тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе уздырылды. Укытучы укучыларга пожар куркынычсызлыгы турында сөйләде, презентацияләр күрсәтте һәм караганнар буенча үзара фикер алыштылар.
Укытучы: Набиуллин Д.Г.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе. 03.05.2019

Тормыш иминлеге нигезләре буенча башлангыч сыйныфларда Бөтенроссия ачык дәресе уздырылды. Укытучы укучыларга су буйларында, урманда үз - үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, рәсемнәр күрсәтелде. Рәсемнәр буенча укучылар белән фикер алышу булды.
Укытучы: Зиганшина Г.Г.
-
2019 нчы ел - театр елы. 03.05.2019

Бүген мәктәбебез сәхнәсендә 7 нче сыйныф укучылары 2019 нчы ел - театр елы уңаеннан Зөлфәт Хәкимнең "Сәер кыз" драмасыннан өзек күрсәттеләр. Алар рольләрне бик оста башкардылар. Укучыларга уңышлар телибез.
Укытучы: Закирова Д.М.









