Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлыйбыз 28.02.2024

Бишенче зурлар төркеме балалары бүген Казан шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөзафарова Зөлфия Мингазовна белән очрашты. Әңгәмә барышында юл хәрәкәте билгеләрен искә төшерделәр, бозлавык вакытында үзеңне юлларда сак тоту турында да сөйләштеләр.
Дети пятой группы сегодня встретились с ведущим специалистом отдела профилактики безопасности дорожного движения г. Казани Музафаровой Зульфией Мингазовной. В ходе беседы очередной раз вспомнили о знаках дорожного движения, а также о необходимости соблюдать осторожность на дорогах в период гололеда.
-
"Ягез әле, әтиләр!" 20.02.2024

Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шушы бәйрәм уңаеннан бакчабызда "Ягез әле, әтиләр!" кичәсе узды. Балаларыбыз кадерле әтиләре белән ярышларда катнаштылар, аларга багышлап матур җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.
-
"Живая классика" конкурсы 29.01.2024

"Живая классика" дип исемләнгән, проза әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле уку конкурсының район этабында җиңүләре белән кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Зиганшина Самира белән Лобода Есенияне икенче урынга лаек булулары белән, Шайдуллина Асселҗны катнашучы сертификаты белән! Афәрин!
Поздравляем наших воспитанниц с победой в конкурсе "Живая классика" . Молодцы!
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 19.01.2024

Бакчабызда янәдән яшь шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бу юлы бәйге Йолдыз Шарапованың балалар өчен язылган матур шигырьләренә багышланган иде. Тәрбияләнүчеләребез аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Һәр балага диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Сегодня вновь в нашем саду прошёл конкурс юных чтецов. В конкурсе прозвучали стихи татарской детской поэтессы Йолдыз Шараповой. Всем участникам были вручены дипломы и маленькие подарки.
-
"Акыллы уеннар" ны уйныйбыз 10.01.2024

Яңа елны "Акыллы уеннар" ны уйнап башлап җибәрдек. Әлеге үзенчәлекле уеннар балаларыбызның акыл үсешен үстерә, игътибарлылыкны арттыра, уен барышында ана телендә сөйләм үсешен баета.
Новый год мы начали с "Умными играми". Эти игры улучшает интеллектуальное развитие наших детей, повышает внимательность, во время игры развивается речь на родном языке.
-
Исәнме, Кыш бабай! 29.12.2023

Бакчабызда гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Һәр төркемгә дә әкият геройлары килде. Алар балалар белән матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендә уйнады, җырлады. Кар кызы Сылукай белән Кыш бабаебыз, бүләкләрен алып, көттерми генә килеп җитте. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләде, аның белән күңелле итеп җырлы-биюле уеннар уйнады. Кыш бабай, киләсе елга да килергә сүз биреп, балаларыбыз белән саубуллашты.
В детском саду прошли Новогодние утренники. И малыши, и взрослые с удовольствием пели, играли, танцевали, читали стихи для Деда Мороза. Весело и интересно прошли Новогодние праздники!
-
Котлыйбыз 18.12.2023

Вахитов һәм Идел буе районнарының профсоюз организациясе үткәргән "Әни һәрвакыт янәшәдә" фотокүргәзмәсендә катнашучы педагогларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
От всей души поздравляем наших педагогов-участников фотовыставки "мама всегда рядом", организованной профсоюзной организацией Вахитовского и Приволжского районов.
-
11.12.2023

Казан шәһәрендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлегенең әйдәп баручы белегече Мөзафарова Зөлфия Мингазова зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән кыш айларында юлдагы куркынычсыз хәрәкәт турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында яктылыкны чагылдыручы элементлар турында да сөйләнде.
Ведущий специалист отдела профилактики безопасности дорожного движения г. Казани Музафарова Зульфия Мингазова провела беседу со взрослыми и подготовительными к школе группами о безопасном дорожном движении в зимние месяцы. В ходе беседы поговорили о необходимости светоотражающих элементов в темное время суток.
-
"Акыллы уеннар" 05.12.2023

Бакчабызга йөз өстәл уеныннан торган, татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән "Акыллы уеннар" җыелмасының ун комплекты кайтып җитте. Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.
Десять комплектов набора "Умные игры", состоящего из ста настольных игр, предназначенных для изучения татарского языка, прибыли в наш сад. Данный проект реализован при поддержке Комиссии при председателе Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка и родных языков представителей народов, проживающих в Республике Татарстан.
-
Әниләр көне белән! 27.11.2023

Ноябрьнең соңгы атнасы Әниләр көне итеп билгеләнгән. Иң кадерле, иң газиз кеше син, әни! Әниләребез - дөньябызның тоткасы. Бәйрәмегез котлы булсын, кадерле әниләр!
26 ноября - Мамин день! С праздником вас, милые наши мамочки! Пусть все матери Земли будут счастливы, а пусть их дети всегда приносят им радость. Вас всех поздравляют наши воспитанники.









