Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Конституция көне 12.12.2025

12 декабрьдә илебез үзенчәлекле бәйрәм – Конституция көнен билгеләп үтә. Мәктәпкәчә яшьтән үк без балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштырабыз, шөгыльләрдә һәм уен эшчәнлегендә Ватанга, дәүләт символларына карата мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык тәрбиялибез.

Россия Федерациясе Конституциясе көне кысаларында безнең балалар бакчасында тематик шөгыльләр үткәрелде: Конституциянең төшенчәсе белән таныштырдык, бу илнең гражданнарның барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирланган иң төп законы. Аны ил Президенты да, өлкәннәр дә, балалар да үтәргә тиеш. Ә без барыбыз да дөньядагы иң зур, иң көчле һәм кыю ил гражданнары - без рәсәйлеләр.
Безнең өчен Рәсәй иле — ул Безнең Ватаныбыз, ата-бабаларыбызның Ватаны һәм без аларны искә алабыз.Үткәрелгән чаралар барышында балалар Рәсәйнең үз флагы,гимны һәм гербы барлыгын, дәүләтебезнең башында Президент торуын белделәр һәм белемнәрен ныгыттылар.
-
Методик конкурста җиңүчебез 02.12.2025

Музыка җитәкчебез Лилия Вагизовнаны районкүләм узган "Иң яхшы мастер-класс" методик конкурсында икенче урын алуы белән котлыйбыз!!!
-
Әниләр көненә багышлап 28.11.2025

Әниләр көненә багышлап социаль челтәребездә флешмоб үтә. "Әнием һәм мин" дип аталган фото һәм видеоларгызны җибәрә аласыз.
-
"Рәсәй - минем туган илем" 28.11.2025

Бакчабызда "Рәсәй - минем туган илем" исемле рәсем күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә катнашучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Актив балалар һәм актив әни-әниләр булуы бик куандыра.
-
Методик берләшмә 20.11.2025

Бүген бакчабыздә сәнгати-эстетик үсеш буенча тәрбиячеләр өчен методик берләшмә утырышы узды. Утырыш проект технологияләренә багышланды. Тәҗрибә уртаклашу кысаларында яңа педагогик технологияләр һәм методлар күрсәтелде, мастер-класслар оештырылды.
-
Гигиена атналыгы 17.11.2025

Шәхси гигиена атналыгы уртанчылар төркеме өчен бик кызыклы узды. Микроблар турында күп мәгълүмат белделәр. Кадерле табибыбез Люция Камилевна һәм тәрбияче Әлфия Альбертовна зарарлы һәм файдалы микроблар белән якыннан таныштырдылар. Соңыннан балалар бу организмнарны әвәләп ясап та карадылар. Зурлар төркемендә шәфкать туташыбыз Айгөл Талгатовна прививкаларның файдасы турында сөйләп китте.
-
Песнәк көне 12.11.2025

Бүген бакчабызга Эколяталар - Умница һәм Елочка килде. Алар белән бергә Песнәк көнен үткәрдек. Спорт уеннары, ярышлар белән күңел ачтык. Соңыннан җимлекләр элдек.
-
Халыклар бердәмлеге көне 07.11.2025

Бакчабызда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уенлы-җырлы күңел ачу кичәсе узды. Халыкка бай илебезнең төрле уеннарын уйнап, җырларын җырлап, биюләрен биеп уздык. Илебезнең иң зур байлыгы - ул аның халкы. Шигъри һәм музыкаль әсәрләр аша халыклар бердәмлеге көне турындагы күзаллауны киңәйтеп, Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм үстерү өстендә эшлибез.
-
Күргәзмә "Көзге матурлык" 10.10.2025

Бакчабызда "Көзге матурлык" исемле күргәзмә эшли. Катнашыгыз килсә, рәхим итегез! Көзге тематикага төрле чималлардан кул эше ясагыз һәм төркемне бизәгез️. Бергә кул эше эшләү бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтне якынайта.
-
Олылар көне белән! 01.10.2025

Бакчабызда гөрләп Олылар көне үтте. Ел саен үткәрелүче, матур гадәткә кергән бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз. Күп еллар бакчабызда балаларга тормышларын биргән коллегаларыбызны күрергә, хөрмәтләргә шатбыз









