Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Шигырь укучылар бәйгесе 22.11.2024

Бүген бакчабызда Әниләр көненә багышланган шигырь бәйгесе узды. 62 бала татар, рус һәм таджик телендә әни турында нәфис сүз осталыгын күрсәттеләр.
-
Әниләр көненә багышлап 21.11.2024

Бу атнада күркәм бәйрәм - Әниләр көнен үткәрәбез. Шул уңайдан логопедия төркемнәрендә брейн-ринг узды. Әниләр иң яхшы булышчылар булып бергәләшеп балалар белән уйнадылар. Әфарин!!!
-
Песнәк көне 12.11.2024

Рәсәйдә 12 ноябрь - Песнәк көне. Бу көнне ел саен бакчабызда экологик күңел ачу чарасы үтә. Балалар агачларга җимлекләр эләләр, шулай итеп кышлаучы кошларны каршылыйбыз.
-
Халыклар бердәмлеге көне 05.11.2024

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бар төркемнәрдә дә дуслык, ихтирамлык турында әңгәмәләр узды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килүе тарихын белделәр, бердәмлекнең зур әһәмияткә ия икәненә төшенделәр. Гражданлык-патриотик тәрбия бирү максатында бүген бакчабызда танып белү-күңел ачу чарасы узды. Кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә халыклар бердәмлеге турында тагын бер кат сөйләштек.
-
Көзге бәйрәмнәр 31.10.2024

Бакчабызда Көзге бәйрәмнәр башланып китте. Уртанчыларга кунакка Керпекәй килсә, зурларга Карачкы килкән. Ә мәктәпкә әзерлек төркемендә "Каз өмәсе" булган.
-
Әтиләр көненә стенгазеталар конкурсы 21.10.2024

Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.
Бәйрәм белән, әтиләр!
-
Ачык шөгыльләр 16.10.2024

Бүген логопедия төркемнәрендә "Яшелчә һәм җиләк-җимеш" темасы буенча нәтиҗәләү шөгыле булды. Шөгыль эстафета рәвешендә әти-әниләр белән берлектә үтте. Балалар тормышы белән кызыксынган һәрбер әти-әнигә рәхмәтебез зур!!!
-
Олылар көне белән! 01.10.2024

1 октябрь - Олылар көне. Шул уңайдан бакчабызда ялдагы кадерле коллегаларыбыз өчен күңелле очрашу оештырылды.
Һәрберегезне хөрмәт итәбез, яратабыз, сагынабыз. Һәрберегезгә бай тәҗрибә өчен рәхмәтлебез.Бүгенге олы хезмәттәшләребез өчен оештырылган концертта катнашкан әти-әниләргә, балаларга рәхмәтебез зур! -
Бакча буенча экскурсия 18.09.2024

Логопедия төркемнәре бакча буенча экскурсиягә чыккан. Кунакка килгән Буратинога барсын да сөйләгәннәр: нинди бүлмәләр бар, анда нишлиләр, кемнәр эшли бакчада.Әфарин!
Логопедлар Алина Фамиловна, Гөлия Фәнисовна -
Уңыш җыю 10.09.2024

Бакчабызда җыештыру эшләре бара. Бар уңышны җыеп алды балалар. Бигрәк тәмле үзең үстергән яшелчәләр.









