Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"В гостях у бабушки" 29.01.2021

В рамках изучения русского языка с воспитателем Габдрахмановой Фирдаус Талгатовной, были проведены итоговые мероприятия в младших группах по теме домашние животные и птицы. Детям очень понравилось путешествие в деревню. Были поставлены следующие цели: учить детей называть домашних животных, расширять словарный запас, развивать память,речь, воспитывать любовь к животным, которые были успешно достигнуты.
-
Звездный билет
25.01.2021
Минлебаева Эмилия, "Звездный билет" конкурсында катнашып 1нче урынга лаек булды. Бу конкурс бик авырлардан санала, чөнки шигырь түгел, проза сөйләргә кирәк. Эмилия өчен без А.Волковның "Волшебник изумрудного города" әсәреннән Гингема образы сайладык. Ул аны чын артистларча башкарып чыкты. Без аны котлыйбыз!
-
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак 11.01.2021

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент.
-
Яңа еллар белән!!! 01.01.2021

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!
-
Яңа ел бәйрәмнәре 25.12.2020

Һәрбер төркемдә үзенчәлекле матур, кызыклы итеп Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр аркасында, әти-әниләр бәйрәмнәргә килә алмадылар. Ләкин бу балаларның кәефен бер дә төшермәде. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, бүләкләнделәр!
-
"Кыш матурлыгы" 22.12.2020

Бу елны матур конкурс белән төгәлләргә булдык. Төркемнәрдә Яңа ел почмаклары булдырдык. Балаларга Яңа ел кәефе, ә безгә кызык һәм матурлык! Әти-әниләрнең активлыгына исебез китте: алар тырышмаса, моның хәтле матурлык булмас иде.
-
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы "Кыш-кышкай" 10.12.2020

Бүген бакчабызда "Кыш-кышкай" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Балалар кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бик актив булдылар. Сабыйлар өчен мондый конкурслар башкару осталыгын яхшыртырга, аралашырга мөмкинлек бирә, аудитория каршында чыгыш ясау, оялу гадәтен басу өчен дә бик яхшы.
-
"Я, дорога и мой железный друг" 03.12.2020

Как же нам приятно и увлекательно участвовать в конкурсах, организованных ГБУ "Безопасность дорожного движения" совместно с ОГИБДД УМВД России по г.Казани. В этот раз мы учавствовали в конкурсе поделок на тему "Я, дорога и мой железный друг". Наши ребята совместно с родителями сотворили много шедевров. В детском саду организована выставка из работ, приходите посмотреть.
-
"Идел буена сәяхәт" проекты 28.11.2020

Өлкәннәр төркеме "Идел буена сәяхәт" проекты кысаларында тәрбиячеләр Фирдаус Талгатовна һәм Альмира Аглямзяновна, музыка җитәкчесе Лилия Вагизовна белән берлектә рус халык йоласы "Кузьминки" үткәрделәр. Шулай күңелле итеп көзне озатып, кышны каршыладык.
-
Без - җиңүче!!! 25.11.2020

Күптән түгел генә узган "Туган (татар, удмурт, чуваш, мари, мордва) телендә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Ул балалар бакчасы арасында безнең бакча да җиңүче булып чыкты. Шатлыгыбыз зур! Кадерле әти-әниләргә, коллективка зур рәхмәт!









