Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!!! 01.10.2021

Һәр елдагыча безгә бу көнне иң яраткан, хөрмәт иткән кунакларыбыз килде. Балалар белән бергәләшеп педагоглар бик күңелле концерт әзерләделәр. Чәй табынын да күмәкләшеп гапләшеп үткәрдек.
-
"Көз сихерләре" 28.09.2021

Бакчабызда "Көз сихерләре" исемле кул эшләре күргәзмәсе туплау бара. Бөтенегезне чакырабыз. Әлегә алдынлыкны уртанчылар төркемнәре ала.
-
Безнең профсоюз - иң яхшы профсоюз! 08.09.2021

Бүген бакчабызда профсоюз вәкилләренә яңа электрон билетлар тапшыру тантанасы узды. Профсоюзның уңай һәм файдалы якларын исбатларга коллективка кунакка Джузе, Карлсон, Фрекен Бок килде. Алар Фунтик һәм Беладоннаны профсоз вәкиллегенә кабул итте. Шулай ук коллективның активларын район профкомы грамоталары белән бүләкләү дә булды.
-
Яхшылык атналыгы - дуслык көне. 08.09.2021

Бу атна шәһәркүләм Яхшылык кылу атналыгы дип игълан ителде. Безнең яңа килгән кечкенәләребез дә бу атналыкка кушыла. Алар дуслык көнендә коллектив кул эше ясап, үзләренең дуслыгын күрсәтә.
-
Белем бәйрәме!!! 01.09.2021

Бакчабыздан чыгып киткән барлык чыгарылыш төркемнәрен укучы булулары белән котлыйбыз!!! Уңышлар сезгә!!!
-
Комплексный подход к созданию условий на территории ДОУ для оздоровления и развития воспитанников 21.07.2021

-
Асфальттагы бизәкләр. 14.07.2021

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чараларны дәвам итеп халык орнаментлары белән танышабыз. Җәй көне бизәк төшерү тагын да кызыклырак икән.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне! 08.07.2021

Гаилә бәйрәменә багышлап бакчабызда "Минем гаиләм" дигән стенгазета конкурсы үтте. Гаиләләрнең актив катнашуына без бик шатбыз!
-
Видеожурнал "Туган ягым - яшел бишек" 07.07.2021

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чараларыбыз дәвам итә. Әти-әниләр, педагоглар, сезне "Туган ягым - яшел бишек" исемле видеожурналда катнашырга тәкъдим итәбез. Үз туган ягыгызны төшерегез, матурлыгын күрсәтегез, сөйләсәгез дә була. Туган як киң, матур!!!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз 05.07.2021

Бүген бакчабызга ГБУ "БДД" ның пропаганда җитәкчесе Музаффарова Зөлфия Вагизовна килде. Ул балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады, бик күп кызыклы әсбаплар, уеннар алып килгән иде.









