Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Туган илеңне беләсеңме? 11.06.2025

Лагерьнең бүгенге көне Рәсәй көненә багышланган иде. Тәрбиячеләр балалар белән «Тарих битләре буйлап сәяхәт», «Туган ягым, яраткан ягым», «Без тормышны сайлыйбыз!» дигән танып-белү уеннары, әңгәмәләр, рәсем ясау конкурслары үткәрделәр. Шулай ук илебез турында кызыклы мәгълуматлар тупланды. Балалар ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан, «Туган илеңне беләсеңме?» дип аталган викторина оештырылды. Мондый чаралардан соң, балаларда үз туган илләре өчен горурлык хисе уянды.
-
«Фән - ул җиңел» остаханәсе 10.06.2025

Иртәнге аш ашаганнан соң, балаларны кызыклы остаханә көтә иде. Фән галиме аларга төрле кызыклы фактлар сөйләде. Балалар исә үз чиратында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Остаханә аралашу форматы белән генә чикләнмәде. Өй шартларында уздырып була торган экспериментлар барланды. Һәм аларны үткәрү куркынычысызлыгы турында да мәгълумат бирелде.
-
Иллюзион тамаша 09.06.2025

Көн бик күңелле башланып китте, чөнки лагеребезгә «Баобаб» күчмә театры килде. Төрле кызыклы фокуслар, чыгышлар һәр баланың күңелен күтәрде. Алар иллюзион тамашаны карап кына калмыйча, үзләре дә сәхнәдә төрле фокуслар күрсәттеләр. Соңыннан балалар уңышлы чыгыш ясау серләре белән таныштылар. Бүгенге көн аларның исләрендә һичшиксез калачак.
-
Патриотик чаралар 05.06.2025

“Энҗе бөртекләре” лагере эшчәнлеген дәвам итә. Көннең беренче яртысында балалар тәрбиячеләр үткәргән иҗади остаханәләрдә катнаштылар. Көннең икенче яртысында отрядлар арасында "Мин Туган илемне яратам!" дип исемләнгән спорт ярышлары оештырылды, ә соңыннан шул темага багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар тере гитара тавышына туган илгә багышланган җырлар җырладылар. Көн бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Соня, Вова һәм виртуаль дөнья: УНИКСта бер көн 04.06.2025

4 июнь көнне балалар УНИКС спорт комплексы бинасына барып, «Соня һәм Вованың виртуаль маҗаралары» исемле мавыктыргыч спектаклен карадылар. Балалар компьютер белән мавыгып, серле һәм куркынычлы виртуаль дөньяга эләккән укучыларның тарихын сокланып күзәттеләр. Матур декорацияләр, утлы кылычлар белән сугыш, дәртле биюләр һәм робот Лайк беркемне дә битараф калдырмады! Уен формасындагы спектакль балаларга интернетта куркынычсызлыкның мөһимлеге һәм челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Тамашадан соң балаларны тәмле төшке аш көтте. Бу көн бик күңелле һәм файдалы узды!
-
Самый активный день 03.06.2025

3 июнь саф һавада энергияле зарядка белән башланып китте. Ул балаларга уянырга һәм көнне яхшы кәеф белән башлап җибәрергә ярдәм итте. Көннең икенче яртысында балаларга квест уздырылды. Анда һәркем үзен катнашучы ролендә дә, әйдәп баручы ролендә дә сынап карый алды. Балалар кызыклы биремнәрне дәртләнеп үтәделәр, зирәклек һәм команда рухын күрсәттеләр. Бигрәк тә иҗади конкурслар һәм спорт сынаулары истә калырлык булды. Бу актив көн балаларга бик күп тәэсирләр бүләк итеп кенә калмады, аларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеген дә бирде. Көн бик күңелле үтте!
-
Дуслык турында фильм 02.06.2025

2 нче июнь көнне лагерь балалары KazanMall кинотеатрында “Снежный человек” исемле фильм карадылар. Фильм яраланган Кар кешесе Еня һәм ишетү аппараты булган Мирон исемле малайның танышулары һәм дуслыклары турында иде. Караганнан соң балалар игелекле булырга, башкаларны алар нинди булса, шулай кабул итәргә һәм үзең булудан курыкмаска кирәклеге турында фикер алыштылар. Фильм белән илһамланып, балалар иң дулкынландыргыч мизгелләрне: Кар кешесе Еня белән беренче танышу, баскетбол матчы һәм гаилә белән очрашуның финал күренешен ясадылар. Бу көн балаларны дуслык һәм үзара аңлашуның кадерен белергә өйрәтте.
-
Балалар өчен IT-Паркта мавыктыргыч көн 30.05.2025

30нчы май көнне балалар өчен IT-Паркта кызыклы һәм файдалы чара узды. Укытучылар балаларны заманча технологияләр дөньясына алып кереп, махсус мастер-класслар оештырдылар. Балалар робототехника серләренә төшенделәр, Roblox платформасында иҗади проектлар төзергә өйрәнделәр, ясалма фәһем нигезләре белән таныштылар һәм Scratch программасында үз уеннарын ясап карадылар.
Мастер-класслар балаларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен IT-белгеч ролендә сынап карау мөмкинлеге алды. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен үстерергә һәм киләчәк һөнәр турында күзаллау булдырырга ярдәм итә. Бу көн күпләр өчен онытылмаслык тәҗрибә булып истә калыр!
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 29.05.2025

Хәрәкәтле уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аларны актив ял белән тәэмин итү өчен аеруча мөһим. 29нчы май көнендә лагерьда төрледән-төрле уеннар оештырылды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйнап, үзләренә көч һәм энергия тупладылар. Уеннар дуслыкка, бердәмлеккә нигезләнеп үткәрелде. Лагерьдагы вакыт чын мәгънәсендә күңелле һәм истә калырлык булды!
-
«Күңелле стартлар» уены 28.05.2025

Күңелле стартлар – балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, бүген лагерьда ял итүчеләр өчен «Күңелле стартлар» уены оештырылды. Уен программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафеталар. Командаларга бүленеп йөгерү, сикерү, туплар һәм кыршаулар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Балалар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар,бер-берсе өчен җан атып тордылар. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар!




