Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Хәзинә" музеенда 23.06.2026

Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясе – татар сәнгатенең чын хәзинәсе. Бу матур урын бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән бәйле күп кенә вакыйгаларга кунак булды.
-
22 июнь - Хәтер көне 22.06.2026

22 июнь – Ватандашлар сугышы башланган авыр көн. Бу көнне без һәлак булган батырларны искә алабыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яши. Тынычлык өчен гомерләрен биргән сугышчыларга рәхмәт әйтәбез. Киләчәк буыннар өчен бу хәтер изге һәм мөкатдәс.
-
Фән иленә сәяхәт 18.06.2026

Бүген лагерь укучылары "Фән" дип исемләнгән кызыклы чарада катнаштылар. Анда алар төрле тәҗрибәләрне күзәттеләр. Балаларга химик реакцияләрне аңлаттылар. Һәр укучы үз куллары белән гади тәҗрибә ясарга да өйрәнде – суда йөзүче корабчык ясадылар. Чарадан соң балалар күп яңа белем алдылар, фән дөньясына кызыксынуларын артырдылар.
-
Игры нашего двора 17.06.2026

Балалар актив катнашып, ишегалдын чәчәкләр белән бизәделәр һәм уен мәйданчыгын әзерләделәр. Аннан соң без «тимер-тимер», «сикерткеч» һәм туп белән кызыклы уеннар оештырдык. Бөтен кеше – кечкенәләр дә, өлкәннәр дә – бергәләп уйнады, көлде һәм кычкырып бер-беребезгә ярдәм итте. Вожатыйлар безгә эстафеталар уздырырга ярдәм итте, ә без исә чын дуслыкны һәм команда рухын тойдык. Бу көн һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калды!
-
Экстрим-парк «УРАМ» станет главной площадкой Дня молодёжи в Татарстане 16.06.2026

27 июня в Казани пройдет День молодёжи. Центральной площадкой праздника в Республике Татарстан традиционно станет экстрим-парк «УРАМ». В этом году концепция события объединит три ключевых смысла: «Мечта», «Гордость», «Единство».
День молодёжи — 2026 объединит тех, кто учится, работает, создает собственные проекты, занимается спортом, волонтерством, творчеством и ищет новые возможности для развития. В течение дня на территории экстрим-парка «УРАМ» будут работать тематические пространства, спортивные и образовательные площадки, зоны для творчества, общения, карьерного роста и реализации молодежных инициатив.
-
Лагерьда Сабантуй бәйрәме узды 11.06.2026

Лагерьда Сабантуй бәйрәме узды. Балалар аркан тарту, капчык сикерү, чүлмәк вату кебек кызыклы милли уеннарда катнаштылар. Һәр бала үз көчен сынап карады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн ахырында балалар биеп-җырлап, шат күңел белән лагерьдан әйләнеп кайттылар.
-
Экскурсия в кино 09.06.2026

Бер көнне лагерьдагы балалар кинотеатрга экскурсиягә бардылар. Анда алар кызыклы мультфильм карадылар, анда батыр геройлар явызларны җиңделәр. Кино залы бик зур иде, ә экранда рәсемнәр ачык һәм матур күренде. . Кино тәмамлангач, балалар озак вакыт буена күргәннәре турында сөйләшеп, шат күңел белән лагерьга әйләнеп кайттылар.
-
День защиты детей 01.06.2026

1 июнь – Балаларны яклау көне. Без бу көнне лагерьда бик күңелле үткәрдек. Иртәнге аштан соң безне зур ярмаркага алып бардылар. Анда төрле-төрле киосклар куелган иде: баллы матурлыклар, кулдан эшләнгән уенчыклар, сувенирлар, сатыла иде. Ярмаркадан соң без конкурсларда катнаштык. Һәр бала ярмаркада катнашты, алар брелоклар, браслетлар һәм значоклар ясады. Балалар бу көнне бик күңелле үткәрделәр.
-
Победа в первенстве ПФО по спортивной борьбе 13.05.2026

Поздравляем учеников 9 в класса Темирханова Х.и Шамгунова Д., занявших призовые места в первенстве Приволжского Федерального округа по грепплингу.Хамза -2 медали ,2 и 3 место, Денни -медаль,2 место.
-
Театр- яктылыкка, нурга илтә 13.05.2026

12 май көнне "Сәйдәш" мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе Г.Батталованың «Унөч» дип исемләнгән спектаклен куйды. Спектакль бөек язучыбыз Г.Тукай иҗатына, аның тормыш юлына багышланган иде. Кызыклы сюжетка корылган, заманча идеяләр белән сугарылган әлеге спектакль тамашачылар куңеленә бик хуш килде. Әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсен гимназиябезнең 8 сыйныф укучысы Заппарова Мәрьям башкарды. Узенең матур тавышы белән ул спектакльдә Тукай шигыренә язылган җырлар да башкарды. Талантлы укучыбызга һәм «Апуш» студиясенә алга таба да зур унышлар юлдаш булсын.




