Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
География белгече 17.02.2024

17-нче февральдә география фәненнән математика атналыгы кысаларында 7В сыйныфы укучылары арасында «География белгече» дигән уен үткңрелде. Укучылар кызыклы, мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр.Уен күңелле һәм җанлы узды.
-
5 А сыйныфында математик викторина 16.02.2024

Математика атналыгы кысаларында 5 а сыйныфында математика викторинасы узды ( укытучы Гыйльмиева Г.Г.). Балалар гади һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ярыштылар.Командалы эштә берләшү һәм оешканлык күрсәтергә кирәк иде. Ике иң яхшы команда викторина җиңүчеләре булды.
-
Укучылар иҗаты 16.02.2024

12.02-17.02.2024 гимназиябездә математика атналыгы үтә. Бүген 16.02.2024 көнне укучылар (укытучылар Мухаметзянова Л.Н., Галиева Г.Р.) үзләренең хезмәтләреннән күргәзмә оештырдылар. Алар башлангыч сыйныф укучыларын кызыклы сораулар, тиз санагычлар, логик мәсьәләлар белән таныштырдылар.
-
Афганистаннан чыгаруга 35 ел! 15.02.2024

Бүген 15 февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгаруга 35 ел!
8 а сыйныфы укучылары- гимназия укучыларын информацион яңалыклар белән таныштырдылар. Алар сөйләгән мәгълүмат укучылар хәтерендә озак сакланыр һәм дәресләрдә кулланылыр дип өметләнәбез.
-
Театрга бару 15.02.2024

Бүген 15.02.2024 көнне 8а һәм 10 а сыйныфы укучылары ( сыйныф җитәкчеләре Галиева Г.Р., Яруллина Г. Р.) Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрына, Лев Толстой әсәре буенча куелган "Алаша" ("Холстомер") спектаклен карадылар. Әсәр үзенең кызыклылыгы, тирән эчтәлеклелеге белән, артистларның уйнавы укучыларны һәм укытучыларны таң калдырды.
-
"Шагыйрь-герой Муса Җәлил" III Республика укучылар конкурсында җиңү 15.02.2024

15 февральдә 6 нчы сыйныф укучысы Залина Нәҗипова (җитәкчесе А.М. Каюмова) «Кызыл ромашка» шигыре белән "Шагыйрь-герой Муса Җәлил" III Республика укучылар конкурсында катнашты. Залина бу конкурста уңышлы чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алинәне котлыйбыз һәм аңа киләчәктә яңа уңышлар телибез!
-
Йомгаклау әңгәмәсе 14.02.2024

14 февраль көнне Россиянең барлык 9нчы сыйныфларында рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе (Итоговое собеседование по русскому языку) булып узды.
Йомгаклау әңгәмәсе IX сыйныф укучыларының коммуникатив компетенциясен тикшерүгә юнәлдерелгән — төрле темаларга монологик фикерләр булдыру, диалогта катнашу, текстны сәнгатьле уку, текстка өстәмә мәгълүмат кертеп сөйләү күнекмәләрен тикшерү.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе ГИА-9га керү шартларының берсе булып тора.
Оештыручы һәм сынауга әзерләүче укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәбез! Барлык 56 укучыбыз да дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрелде.
-
Республика семинары 14.02.2024

Бүген 14 февраль көнне гимназиябездә “Туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуны камилләштерү аша нәтиҗәле белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү процессын проектлау” дип исемләнгән темага республикакүләм семинар үткәрелде. Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан әзерләнгән чараларны Казан шәһәре һәм республика районнарыннан килгән укытучылар бик югары бәяләде. Татар теле укытучылары ассоциясе җитәкчесе Рузилә Фирдавесовна Фәттахова әлеге семинар һәм гомумән гимназия эшчәнлеге турында интернет челтәрендә язып чыкты.
-
Россия галимнәре белән танышу 14.02.2024

14.02.2024 көнне табигый - математика атналыгы кысаларында 9А сыйныфында дәрес-конференция узды (укытучы: Муллаянова З.К.). Укучылар химия өлкәсендә зур казанышларга ирешкән Россия галимнәре белән таныштылар, алар турында бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
"Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены уткәрелде 12.02.2024

Математика атналыгы кысаларында 6б сыйныфында "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены уткәрелде. Укучылар табигый математикак фәннәреннән кызыклы, тирән эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар, төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз.




