Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Халыклар дуслыгы" фестивале 21.02.2024

21 нче февраль көнне Халыкара туган телләр көнендә гимназиябездә "Халыклар дуслыгы" фестивале узды.
Бу чарада гимназиябезнең 2-10 сыйныф укучылары актив катнашты. Халыклар дуслыгы фестивале гимназия тарихында беренче тапкыр гына үткәрелми. Укучылар Идел буе районнарында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын, ризыкларын, музыкасын, җыр-биюен өйрәнеп,укучыларга һәм укытучылар хозурына тәкъдим иттеләр.
Әлеге фестивальгә әзерләнгәндә балалар, сыйныф җитәкчеләре белән бергә ата-аналар да аеруча җанлана. Милли кием табарга, сәхнә бизәргә, милли ризык пешерергә, кайбер очракта бию хәрәкәтләрен өйрәтергә дә булыша. Бергәләп тырышкач нәтиҗәсе дә афәрин диярлек. Фестиваль бик якты һәм истә калырлык булды. -
Мәктәп волейбол лигасы-2024 20.02.2024

Февраль аенда Вахитов районы мәктәпләре арасында “Мәктәп волейбол лигасы” булып узды. Безнең гимназиядән кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Алар укуда гына түгел, спортта да җитез икәнлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, егетләребез 2 нче урынны, ә кызлар командасы 3 нче урынны яуладылар. Алда узачак ярышларда да сынатмауларын теләп калабыз!
-
Игелекле эшләр 20.02.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре көче белән җыелган гуманитар ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга җибәреләчәк. Шулай ук укучылар безнең солдатларыбыз белән горурланулары турында хат яздылар һәм үзләренең рәхмәтләрен белдереп исән- сау кайтуларын теләп калалар. Гуманитар ярдәм җыюда өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Якташларыбыз махсус хәрби операциядән җиңеп һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
-
Олимпиада Петерсон 19.02.2024

Математика атналыгы кысаларында 7 нче В сыйныфта ( укытучы Гыйльмиева Г.Г.) традицион Петерсон олимпиадасы узды. 90 минут дәвамында укучылар катлаулы математик мәсьәләләрне хәл итте. Олимпиада тәмамлангач, укучыларга үз карарларын анализларга мөмкинлек бирелде.Барлык катнашучылар да сертификатлар белән бүләкләнде. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, иң яхшы укучыларны дипломнар белән бүләкләячәкләр.
-
Хәрби җыр һәм саф бәйге 19.02.2024

19 февраль көнне гимназиябездә Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион хәрби җыр һәм саф бәйгесе узды.Бәйгедә 2-11 нчы сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф жюри алдында җыр белән атлау сәләтен, командаларның сафка тезелү осталыгын, отряд командирлары төгәл командалар бирә һәм үз сыйныфын җиңүгә рухландыра белүләрен күрсәтте. Жюри отрядларны сафта атлау, җыр башкару, смотрда катнашучыларның тышкы кыяфәте, төркем һәм индивидуаль командаларның төгәл үтәлеше, отряд командирларының осталыгы буенча бәяләде.
-
Волейбол турниры 18.02.2024

17 нче февраль көнне гимназиябездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында әтиләр белән укучы егетлэребез арасында волейбол турниры булып узды. Турнирны ачу тантанасында гимназия директоры Люция Гапхадиевна ир-егетләребезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады, аларга яхшы уеннар теләде. Турнирда әтиләр, укучыларыбыз соклангыч, бик матур уен курсәттеләр. Турнир укучыларыбызның музыкаль котлаулары белән урелеп барды. Гимназиябез чакыруына кушылган әтиләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Чараны оештыруда катнашкан физкультура укытучылары Ильфат Талгать улына, Камил Масхут улына, сыйныф җитәкчеләренә, гимназия җитәкчелегенә зур рәхмәт. Чараны оештыруда гимназия укучылар оешмасының актив эшчәнлектә булуы һәрбер кешедә соклану уятты.
-
География белгече 17.02.2024

17-нче февральдә география фәненнән математика атналыгы кысаларында 7В сыйныфы укучылары арасында «География белгече» дигән уен үткңрелде. Укучылар кызыклы, мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр.Уен күңелле һәм җанлы узды.
-
5 А сыйныфында математик викторина 16.02.2024

Математика атналыгы кысаларында 5 а сыйныфында математика викторинасы узды ( укытучы Гыйльмиева Г.Г.). Балалар гади һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ярыштылар.Командалы эштә берләшү һәм оешканлык күрсәтергә кирәк иде. Ике иң яхшы команда викторина җиңүчеләре булды.
-
Укучылар иҗаты 16.02.2024

12.02-17.02.2024 гимназиябездә математика атналыгы үтә. Бүген 16.02.2024 көнне укучылар (укытучылар Мухаметзянова Л.Н., Галиева Г.Р.) үзләренең хезмәтләреннән күргәзмә оештырдылар. Алар башлангыч сыйныф укучыларын кызыклы сораулар, тиз санагычлар, логик мәсьәләлар белән таныштырдылар.
-
Афганистаннан чыгаруга 35 ел! 15.02.2024

Бүген 15 февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгаруга 35 ел!
8 а сыйныфы укучылары- гимназия укучыларын информацион яңалыклар белән таныштырдылар. Алар сөйләгән мәгълүмат укучылар хәтерендә озак сакланыр һәм дәресләрдә кулланылыр дип өметләнәбез.




